Сыйфат.
1. Сыйфатлар сайлап яз.
Предметның төсен белдерүче сыйфатлар:
Предметның тәмен белдерүче сыйфатлар:
Предметның формасын белдерүче сыйфатлар:
Характерны белдерүче сыйфатлар:
2 Күчереп яз,сыйфатларны табып астына сыз.
Рәхәт чак.
Җып-җылы апрель көне,
Талларда песи-бөре,
Басулар әле кара.
Уң кулда — әни кулы,
Сулл кулда — әти кулы.
Марс уртадан бара.
Ачылган бакча юлы,
Әти кулы нык, олы,
Әни кулы йом-йомшак,
Яннан гөрләвек ага,
Марс уртадан бара,
Әйбәт, рәхәт, яхшы чак.
3. Сыйфатларга сыйфатланмыш яз.
Матур — …, зур — …, батыр — …, кызу — …, усал — …, чиста- …, яхшы — …, калын — … .
4. Билгеләр буенча предмет исемен бел һәм яз.
Кояшлы, кызу, җилсез … .
Зәңгәр, болытсыз, тыныч … .
Тирән, киң, зур … .
Көзге, салкын … .
Яшел, яфраклы, биек … .
Белешмә өчен сүзләр: агач, яңгыр, көн, елга, күк.
5. Күчереп яз. Сыйфатларны тап, сыфатланмышныбилгелә
Бүре – усал җанвар. Аны урман санитары диләр. Ул урманда авыруҗәнлекләрне эләктерә. Бүре азык эзләп, ерак араларны үтә. Ул акыллы һәмхәйләкәр. Бүре кызыл төстән курка, аны ут дип белә. Кышын аларны кызылфлагчыклар ярдәмендә дә аулыйлар.
6.Җәяләр эчедә бирелгән сораулар урынына сыйфат язарга.
Суган ачы, ә җиләк (нинди?)
Кыш көне көн кыска, ә төн (нинди?)
Куян куркак, ә бүре (нинди?)
Боз каты, ә кар (нинди?)
Күмер кара, ә шикәр (нинди?)
Дәфтәр юкка, ә китап (нинди?)
