Түгәрәк өстәл өчен чыгыш
Толерантлык сезнеңөчен нәрсә ул?
Мин,Мөсәгыйтова Гөлниса Рамил кызы, мәктәпнең музей җитәкчесе, тарих һәм җәмгыятьукытучысы буларак, мәктәп музеенда эшләүче укучылар арасында: ”Толерантлыксезнең өчен нәрсә ул?”- дигән сорау бирдем. Толерант сүзе үзе латин теленнәнкергән. Ул- түземлелек, сабырлык, кешенең нинди генә милләт вәкиле булуынакарамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау дигәнне аңлата.
Укучыларбу сорауга карата үз фикерләрен әйттеләр. Балалар арасында аңлашылмаучылыкларда күзәтелде. Мәсәлән, укучыбыз Гамбаров Данил фикеренчә: “ Хәзерге көндәтолерантлык сүзе еш кулланылмый. Без ачу чыккан вакытларда үз-үзебезне кулдатота алмыйбыз, кешегә нахак сузләр әйтәбез, ләкин бу дөрес күренеш түгел.Һәрбер кеше дә “бу адәм миңа ошамый”, дип аңа кычкыра, кул сала башласа, безнеңтормыш белән нәрсә булыр? Бу хакта безгә ныклап уйларга кирәк!”
Әменә Рамазанова Чулпан фикере буенча, толерантлык кешенең эш-гамәлләре ашачагыла Һәм буыннан-буынга тапшырыла.
ФайзрахмановаРамиля фикеренчә, толерантлык- ул мәхәббәт. Кеше җиргә бәхетле булыр өчен туа.Ул үзеннән соң якты, искә алырлык эзләр калдырырга, яратып һәм яратылып яшәргәтели. Монын өчен кешеләр бер-берләрен күрәсе килмәү гадәтеннән арынырга тиеш.
ШәйхетдиноваАлинә карашы икенче төрле: “Минем уйлавымча, толерантлык ул- кешегә хөрмәткүрсәтү. Кеше сина нинди генә мөнәсәбәттә булса да, син аңа яхшы караштабулырга, начарлык теләмәскә тиеш. Безнең диндә дә шулай бит: нинди генәначарлыклар эшләсәң дә, ул сиңа кире әйләнеп кайтачак”.
Охшаш фикердә булучы укучылар да күзәтелде. Мәсәлән Вафина Сөмбел һәм ЗакироваРузилә фикере буенча, замана үзгәрә, шуның белән беррәттән кеше дә үзгәрешләркичерә. Хәзерге вакытта кеше үз сүзлегеннән “толерантлылык”,”миһербанлылык”,”сабырлык”кебек сүзләрне юкка чыгара бара, аның урынына “ачу”,”көнләшү” сүзләре килә. Кечкенәгенә эштә дә бу күренешне күзәтергә мөмкин. Мәсәлән урамда барганда гына да, өлкәннәрбелән исәнләшмәү күрененшен бик еш очратырга була. Ә бу исә дөрес эш түгел.
Шуныәйтәсем килә: бүгенге көндә балалар, бигрәк тә яшүсмерләр арасында усаллык,явыз уйлылык, ачулылык, дошманлык киң җәелеш алган. Моңа сәбәпләр бик күп. Әммабез шуны истә тотарга тиеш: толерантлык, ягьни гади генә әйткәндә түземлелекике яклы, хәтта куп яклы булганда гына нәтиҗә бирә. Түзем булу белән беррәттән миллигорурлык хисләре тәрбияләү, балаларның милли үзаңын арттыру янәшә торырга тиеш.
Татарстан республикасы күпмилләтле дәүләт.Безнең авылыбызда да төрле милләт кешеләре яши. Ләкин бар милләт халкыныңгореф- гадәтләрен өйрәнү бик авыр. Шуңа күрә укытучы укучыларда һәр милләткешесенә, һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт, кызыксынутәрбияләргә тиеш. Укучыларны һәр кешегә үзенең гореф-гадәтләре, үзенең җырлары,уеннары, милли киемнәре, аш-сулары, атаклы кешеләре булган милләт вәкиле, аерымшәхес итеп карарга кирәклегенә төшендерү эшемнең төп бурычы итеп саныйм.Укучылар белән милли – төбәк компонентын өйрәнү, халыкларның бердәмлеген,байлыкларның әһәмиятен төшендерү зур нәтиҗә бирә.
