X-PDF

Конспект сценария для дошкольного образования И туган тел, и матур тел!(под. группа))

Поделиться статьей

И туган тел, и матур тел!

( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгәсценарий)

Максат: мәктәпкәчәяшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә,мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Залбәйрәмчә бизәлә. Г.Тукайның портреты эленә. Залның бер почмагына балалар өченязылган китаплардан һәм аның әкиятләренә карата эшләнгән рәсемнәрдән күргәзмәоештырыла.

Акрынгына “Туган тел” җырының көе яңгырый.

Алыпбаручы. Нинди таныш, моңлыкөй бу?

Тукайҗыры — “Туган тел”.

Истәнбер дә чыкмый торган

Халыккөе — туган тел.

Әйе,сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз.Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без бу залгасөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Бүген без кунаккадәү әнине дә чакырдык. Ул безгә бишек җыры җырлар. Шулай ук Тукай абыебыз язганшигырьләрне, җырларны тыңларбыз, әкият геройлары белән очрашырбыз.

Акрынгына көй яңгырый. Күбәләк булып киенгән бала керә. “Очып” чәчәкләр арасындайөри. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан кыз керә. Күбәләкне тотмакчы була.

КызЗәлинә. Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикчебергәләп.

Зәйнәпбелән Зәлинә “Бала белән күбәләк” җыры башкарыла. ( Г. Тукай сүзләре.)

Күбәләкочып китә.

КызЗәлинә. Монда ничек күңелле!Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә күпме кызарып пешкән җиләкләр!Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.

“ Дәүәнигә бүләккә “ җыры башкарыла.

Качыпкына Шүрәле булып киенгән бала керә. Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзекяңгырый. Шүрәле биюе башкарыла. Биеп бетергәч, Шүрәле агачлар арасында куркыпкачып утырган кызны күреп ала.

ШүрәлеС.Данир. Яле, матур кыз, киляныма. Курыкма, мин сиңа тимәм. Кая юл тоттың болай?

КызЗәлинә. Мин дәү әниемәкүчтәнәчкә дип җиләк җыйдым. Теләсәң, сине дә аның янына алып барам.

ШүрәлеС.Данир. Ярый соң, киттекалайса.

Кызбелән Шүрәле агачлар арасыннан йөриләр. Шулвакыт басмада чәчен тарап утырган Суанасын күреп алалар.

КызЗәлинә. Шүрәле, бу бит Тукайабыебыз язган әкияттәге Су анасы. Әйдәле, без качып кына аларны күзәтеп торыйк.

Агачартындагы урындыкка утыралар.

Субуе күренеше. Басмада Су анасы чәчен тарап утыра. Басмадан ерак түгел бер малайсуда йөзгән, чумлаган хәрәкәтләр ясый. Алып баручы Г.Тукайның “Су анасы”әкиятен укый. Әкияттә тасвирланган вакыйгалар балалар тарафыннан сөйләпуйналалар.

Әкияттәмамлангач, кыз белән Шүрәле уртага чыгалар.

ШүрәлеС.Данир. Әйе, кешеләралдашырга яраталар шул, әнә Былтыр да, мине алдап, бармагымны агач ярыгынакыстырып китте. И акырдым шуннан соң!

КызЗәлинә. Ул сине кешеләргәявызлык кылып йөрмәсен өчен шулай эшләгән.

ШүрәлеС.Данир. Ә мин шуннан бирлекешеләргә тимим. Әнә тегендә ниндидер малай эт белән уйнап йөри бугай. Карапторыйк әле.

Малайбелән эт булып киенгән бала керәләр.

Кызыклышәкерт” шигыре сөйләнә.

КызЗәлинә. Мин дә үземнең ялкаумаэмаем белән таныштырып китим әле.

 Г.Сәмирбелән Г.Аяз.“Ялкау маэмай” шигыре сөйләнә.

КызЗәлинә. Шүрәле, без дәү әниемйортына да килеп җиттек.

Йорткаршына туктыйлар. Ишек шакыйлар. Йорттан дәү әни булып киенгән бала чыга.

Дәүәни Раяна . Балакаем килгәникән, нихәл, кызым?

Шүрәленекүреп куркып кала.

Дәүәни Раяна . Монысы нинди җентагын?

КызЗәлинә. Дәү әнием, курыкма,бу Тукай абый әкиятендәге Шүрәле бит. Ул миңа урманда очрады, ул бик әйбәт.

Дәүәни Раяна . Балакаем, онытыпта торам икән, бүген бит мине балалар бакчасына Тукай туган көнгә чакырдылар,әйдәгез, бергә барабыз. Балалар Шүрәлене дә күрерләр.

Представленная информация была полезной?
ДА
59.6%
НЕТ
40.4%
Проголосовало: 1208

Китәләр.Урман, су буе атрибутлары алына.

Балаларбакчасы эче күренеше.

Алыпбаручы. Балалар, дәү әникунакка килеп җиткәнче, без Тукай абыебызга багышланган шигырьләрне тыңлапкитик.

И.Иделия. Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукайкөне канат җәйгән.

Бәйрәмбүген, бәйрәм бүген,

Тукайкөне – безнең бәйрәм!

М.Раниль. Әле укый белмәсәк тә,

Тугантелне җырлыйбыз.

Бу –Тукай абый бүләге,

Иңкирәкле җыр, дибез.

М.Лилия. Иң матур, моңлы җырларны

Халыккабирде Тукай.

Моңнарыбелән мәңгегә

Йөрәккәкерде Тукай.

С.Данир. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребезачыла.

Суанасы, Шүрәлеләр —

Безнеңдуслар барысы да.

Ш.Айзилә. Туган телнең бөеклеген белдек,

Шигырьләреаша Тукайның.

Ул үзедә бөек, кабатланмас,

Андыйберәү җирдә юк тагын!

Залгакыз, дәү әни, Шүрәле керәләр.

Дәүәни Раяна. Менә килеп тәҗиттек. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез.

ШүрәлеС.Данир. Мин дә бәйрәмгәкилдем. Курыкмагыз, берегезгә дә тимәм.

Алыпбаручы. Рәхим ит, Шүрәле,бәйрәмебезгә! Хәзер сүзне кунагыбыз — дәү әнигә бирик. Ул безгә Тукай абыебызязган “Бишек җыры” н җырлап күрсәтер.

Бишекҗыры” башкарыла.

Алыпбаручы. Рәхмәт сиңа, дәү әни,ә хәзер утырып ял ит, безнең бәйрәмебезне кара. Безнең балалар да бәйрәмгә бикматур җыр өйрәнделәр.

Парат” җыры башкарыла.

Алыпбаручы. Габдулла Тукайкечкенә чагында “Әпипә” көенә биергә бик яраткан.

Әпипә”көенә парлы бию башкарыла.

Дәүәни Раяна. Балалар, сез бикматур биисез, җырлыйсыз. Мин сезгә күчтәнәчләр дә алып килдем.(Күчтәнәчләрне балаларга өләшә).

Алыпбаручы. Балалар, менә бүгенгекичәбез ахырына да якынлашты. Ә хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлыйк.

Тугантел” җыры башкарыла.

 

 


Поделиться статьей
Автор статьи
Анастасия
Анастасия
Задать вопрос
Эксперт
Представленная информация была полезной?
ДА
59.6%
НЕТ
40.4%
Проголосовало: 1208

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram

ЯТТС-Рекомендации по написанию отчета по учебной и производственной практики-Гостинечное дело

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 59.6% НЕТ 40.4% Проголосовало: 1208


Поделиться статьей

ЮУрГУ-вопросы

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 59.6% НЕТ 40.4% Проголосовало: 1208


Поделиться статьей

ЮУГУ-Отчет_ПП-Машины непрерывного транспорта

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 59.6% НЕТ 40.4% Проголосовало: 1208


Поделиться статьей

ЮУГУ- Курсовой проект по электронике

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 59.6% НЕТ 40.4% Проголосовало: 1208


Поделиться статьей

ЮУГУ-ВКР-Обеспечение требований охраны труда на рабочем месте слесаря-ремонтника 5 разряда

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 59.6% НЕТ 40.4% Проголосовало: 1208


Поделиться статьей

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram
Заявка
на расчет