X-PDF

Дистанционные курсы для педагогов

Поделиться статьей

ГайнетдиноваГульнур Ильясовна.

МБОУ«СОШ№25 им.70-летия нефти Татарстана»

Учительродного языка и литературы

г.АльметьевскРТ

 

 

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ИСЕМЛӘШҮ КҮРЕНЕШЕ

Исемнеачыклап килә торган сүз төркемнәре (сыйфат, сыйфат фигыль, сыйфат алмашлыклары,сан), исемнән башка үзләре исем функциясендә кулланылып, исемгә хас морфологикһәм синтаксик билгеләрне кабул итәләр. Бу күренеш тел белемендә сүзтөркемнәренең контекстуапъисемләшүе дип йөртелә[1].

Исемләшкән сүз җөмләдә исем кебек килеш, тартым беләнтөрләнә, берлек яки күплектә килә, күбесенчә фигыль белән бәйләнешкә кереп, ия,тәмамлык була. Исемләшүнең төп шарты — сыйфат, сыйфат фигыль, сыйфат алмашлыгыһәм санның исемнән башка кулланылуы.[2]Гадәттә исемләшү төп игътибарны предметның үзенә түгел, аның билгесенә юнәлтүкирәк булганда барлыкка килә. Мәсәлән:Бикмүш бабай зәңгәр фонарьны алды да, аның урынына кызылны куйды (Г.Гобәй).

 Юлкүрсәтә адашканга

Имәнкышкы бураннарда,

Җәентатлы дымын эчерә

Кырдауракурганнарга (М.Җәлил).

Трамвайдантөшүчеләр,ботинкаларын, түфлиләрен кулларына тотып, туп- туры суга сикерәләр иде (И.Гази). Чокырның уңяк ярында, саргылт комда, тирән аяк эзе бар. Шуны үлчәп алдылар (Г.Ибраһимов).Шәяхмәткә алдагы көндә унтугыз тулып, егермегә китә (Г.Ибраһимов).Борылышка җитәрәк, урман шикеллеүсеп утырган киндер арасыннан ике кеше кичепчыкты. Берсеатның тезгененнән тотты, икенчесе читкәрәк басып карап тора башлады (И. Гази).

Представленная информация была полезной?
ДА
61.18%
НЕТ
38.82%
Проголосовало: 1512

Бумисаллардагы кызылны(сыйфат), адашканга, урганнарга,төшүчеләр (сыйфат фигыльләр), шуны (сыйфат алмашлыгы), унтугыз, егермегә, берсе, икенчесе(сан) исемләшкән сүзләр. Алар төрле килештә, кайберсе тартым кушымчалы, берлектә яки күплектә. Бу сүзләрфигыль белән бәйләнештә һәм төрле җөмлә кисәге: кызылны (куйды), адашканга (юл күрсәтә), урганнарга (эчерә), шуны (үлчәп алдылар) тәмамлык, төшүчеләр, берсе,икенчесе ия, унтугыз, егермегә  хәбәр составында. Исемгә күчкән сүз төркемнәреннән (күрше, яралы, язучы, буяу, язу һ.б.)аермалы буларак, исемләшкән сүзләрнең исемгә хас билгеләре жөмлә эчендәкулланышларына гына бәйле. Җөмләдән тыш ул сүзләрнең исемгә хас билгеләре юкка чыга(кызыл, адашкан, урган, төшүче, шул, унтугыз, егерме, бер, икенче).

Исемләшүтелебездә еш очрый торган күренеш. Ул сөйләмне җыйнакландыра, кирәкмәгәнкабатлаулардан котылдыра[3].Шунлыктан да бу күренешне халык авыз иҗатының бер төре булган мәкальләрдә ешкуллану очраклы түгел: һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Тырышкан табар, ташка кадак кагар(М.) һ.б.  Исемләшүнең төп шарты исемнеачыклый торган сүз төркеменең исемнән башка кулланылуы. Моннан башка, аергычбулып килгән исемнең аерылмышы белән урыннарын алыштыру да исемләшүгә китерә.Мәсәлән: Чишмәләрнең дә биттөрлесе була: ташлар ярып чыкканы, шаулап, чәчрәп акканы, куе үләннәр арасыннантавышсыз, ашыкмый-кабаланмый гына юл ярганы (Л.Ихсанова). Сеңелемә өч китапалдым. Китапның өчесе дә сеңелемә.

Гадәттәисемне ачыклап килә торган сүз төркемнәре: сыйфат, сыйфат фигыль, сан, сыйфаталмашлыклары һәм кайбер рәвешләр исемләшә[4].Мәсәлән: Бу гөлләр, бу чәчәкләр арасында, актан кызылга, күктән зәңгәргә кунып, ал-гөл күбәләкләрүзләренең уеннары белән туктаусыз очыналар (Г. Ибраһимов) сыйфатлар исемләшкән.

Әлләни гомер юылмаган тәрәзәләрне юдырды, капкадагы, стенадагы сурәтләрне бетертте,пәке белән уеп ясалганнарынбуяу белән буятты (И.Гази) сыйфат фигыльисемләшкән.

Әти, менә сабын чәчәге, дип, Хәлим бер акчәчәкне төкрекләп уа башлады. Күбек сыман ак нәрсәне икесе дә иснәп карадылар (И.Гази) сан исемләшкән.

Хәлимни сораса, шуны алыпбирергә тырыштылар (И.Гази) алмашлыкисемләшкән.

Бик күпләр аны күз яше беләнсагынып сөйлиләр (Г.Ибраһимов) рәвеш исемләшкән.

Исемләшү  телдә бик табигый һәм еш очрый торганкүренеш. Ул сөйләмебезне шомартуга, җыйнакландыруга, кирәкмәгән кабатлауларданкотылуга ярдәм итә[5].Шунлыктан да исемләшү күренешен мәкаль һәм әйтемнәрдә бигрәк тә еш очратабыз.Мәсәлән: Эшләгәнузар, эшләмәгән тузар; тырышкан табар, ташкакадак кагар; эшләгәнгәкөн җитми, тик торгангакөн үтми.

Телебездәкайбер сыйфат һәм сыйфат фигыльләрне хәтерләтә торган исемнәр дә бар. Шуларгамисал итеп туган(туганы кайткан), күрше (күршенеочраттым), карт (беркарт килеп керде), язучы(язучылар белән очрашу), укучы (укучы килде) һ. б. китерергә була. Болар  исемнәр һәм ту­ган (туган як),күрше (күрше колхоз),карт (карт кеше) кебек сыйфатлар һәм язучы (хат язучы кеше), укучы (китап укучы малай) кебек сыйфатфигыльләр белән мәгънәләрендә уртаклык сакланса да, алардан үзләренең тикисемнәргә хас үзенчәлекләргә генә ия булулары белән аерылып торалар: 1) аларсыйфат, сыйфат фигыль, сан, алмашлыклар белән ачыклана алалар (өч туган, минемкүрше, бөек язучы, алдынгы укучы һ. б.); 2) килеш, тартым белән төрләнәләр,берлектә һәм күплектә киләләр (туганнарыма, күршене, язучылары-быздан, укучыңаһ.б.); 3) җөмләдә гадәттә ия яки тәмамлык булалар (Безнең мәктәпкә язучыларкилделәр)[6].

Килешкушымчалары кайбер рәвешләрдә дә очрый. Мәсәлән: яңадан, күптән, тиздән, бергә, көчкә, баштаһ.б. Ләкин аларны килеш белән төрләнгән дип әйтү урынсыз, чөнки килешкушымчалары бу рәвешләрне башка сүзләргә бәйләмиләр, бәлки аларның төрле мәгънәтөркемчәләрен генә барлыкка китерәләр: тиз (ничек?) йөгерә  тиздән (кайчан?) кайта, күп эшли   күптән эшли һ. б.Ә мисалларның соңгы өчесе тик шул формада гына рәвеш сүз төркеме итеп билгеләнәалалар (бергә эшләргә, көчкә кайтып җитү, башта укып чыгу).

Шулайитеп, килеш кушымчалары булган һәрбер сүзне исемгә кертергә ярамый. Аларарасында исемнәр дә, исемләшкән сүз төркемнәре дә, рәвешләр дә булырга мөмкин.

 


Поделиться статьей
Автор статьи
Анастасия
Анастасия
Задать вопрос
Эксперт
Представленная информация была полезной?
ДА
61.18%
НЕТ
38.82%
Проголосовало: 1512

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram

ЯТТС-Рекомендации по написанию отчета по учебной и производственной практики-Гостинечное дело

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 61.18% НЕТ 38.82% Проголосовало: 1512


Поделиться статьей

ЮУрГУ-вопросы

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 61.18% НЕТ 38.82% Проголосовало: 1512


Поделиться статьей

ЮУГУ-Отчет_ПП-Машины непрерывного транспорта

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 61.18% НЕТ 38.82% Проголосовало: 1512


Поделиться статьей

ЮУГУ- Курсовой проект по электронике

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 61.18% НЕТ 38.82% Проголосовало: 1512


Поделиться статьей

ЮУГУ-ВКР-Обеспечение требований охраны труда на рабочем месте слесаря-ремонтника 5 разряда

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 61.18% НЕТ 38.82% Проголосовало: 1512


Поделиться статьей

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram
Заявка
на расчет