X-PDF

Дистанционные курсы для педагогов

Поделиться статьей

Туган җирем – алтынбишек.

(5-6 нче сыйныфта КВН)

Максат:Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, берберсе арасында дуслык, читмилләт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Авазларның,сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар итү.

Җиһазлау: магнитофон, фонограммалар язылган кассета, фон өчен салмак көй,кабинетта Башкортстан һәм Россия символикасы, хәрефләр, биремнәр чыгару өченпроектор, Уфа турында слайдлар, магнитлар.

Оештыру эше. Ике урында ярым түгәрәк рәвештә өстәл әзерләнә, аның артында 8-шәрбала утыра. Араларыннан 1 командир алдан сайланып куела.Өстәлдә дәфтәрләр,ручкалар.

 

КВН барышы.

         Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Бүген безгә дәрескәкунаклар килгән. Дәресебез дә гади дәрес түгел, ә КВН –дәрес. КВН башланганчытатар телендә Тукай сүзләренә язылган “И, туган тел”нең беренчекуплетын җырлап, тел шомартып алыйк.

(“И, туган тел”нең беренче куплеты җырлана.)

         КВНда 5а,6а классларыннан ике команда  катнаша. Команданыңэшен жюри бәяләп барыр.  Жюри белән таныштырам.

Хәзер мин сезне уенда катнашучы командалар белән таныштырам.

         Беренче команда – “Зирәкләр”, командиры – Адиева Тәслия

         Икенче команда – “Тапкырлар”, командиры – Хафизова Рената

 

                                      Командалар, әзерме сез?

                                      Сезне мәйдан чакыра.

                                      Кем талантлы, кем сәләтле,

                                      Кем ярата сәнгатьне,

                                      Кем дөньяны күп күргән

                                      Шулар чыга көрәшкә.

 

         Менә КВНны башлап җибәрер вакыт җитте. Ә башлап җибәрер өчен,сезгә КВНның беренче биремен үтәргә кирәк булыр.

1нче бирем. (Тактага сузык авазларын төшереп калдырып, Хәерле көн, хөрмәтледуслар, килгән кунаклар! КВНны башлыйбыз! Хәерле сәгатьтә! Уңышлар сезгә!(Х..рл. к.н, х.рм.тл. д.сл.р, к.лг.н к.н.кл.р! КВНн. б.шл.йб.з! Х..рл. с.гатьтә.!Уң.шл.р с.зг.! )дигән җөмләләр язылган, нокталар урынына тиешле хәрефләрнекуеп, командалар аерым-аерым укыйлар, ә укытучы язып бара, язып бетергәч,басып, бергә укыйлар, жюри жетоннар тарата.

Укытучы. Менә КВН башланды КВНның 2нче биреме. Сәламләү.

Хәзер командалар бер-берсен сәламләп үтәләр. Рәхим итегез “Зирәкләр”.

Командир:

Безнең команданыңисеме – “Зирәкләр” .

 

Бергә:

Без“Зирәкләр”дән сез “Тапкырлар”га кайнар сәлам!

Беззирәкләр, зирәкләр

Тормышта биккирәкләр!

Командир:

Без ярышка әзер!

 

Командир:

Ә без “Тапкырлар”.

 

Бергә:

“Тапкырлар”дан “Зирәкләр”гә кайнар сәлам!

Тапкырларбез, тапкырлар,

Юк безйөрмәгән юллар,

Юк безбелмәгән сорау.

Командир:

Без дә ярышка әзер!

Укытучы. Командалар рәхмәт сезгә. Жюри жетоннарны бирегез әле командаларга.

Табышмаксыз КВН – КВН түгел инде.

3нче бирем . Табышмаклар.

Фонетик зарядка (авазны хор белән әйтәләр).

1.    Куянның башында нәрсәбар? (К хәрефе)

2.    Үрдәктә бар, казда юк,

Күркәдә бар, атта юк. (Ү)

3.    Көн белән төн уртасынданәрәс бар? (Ө)

4.    Чәчтә бар, кашта юк,чирәмдә бар, ташта юк. (Ч,Ә)

5.    Мәскәүдә икәү, Уфада бердә юк. (Ә)

6.    Кыш уртасында нәрсә бар? (Ы)

7.    Таңда бар, иртәдә юк,җиңдә бар, итәктә юк (ң)

8.    Җәйдә бар, көздә юк. (Җ)

( Жетоннарбирелә.)

 

4нче бирем. Командирлар ярышы.

(Аерым кәгазьләргә хәрефләр язылган, шул хәрефләрдәнмәкаль җыялар, ул хәрефләрне җепкә тезеп, тактага эләләр).

 Т У Г А Н       Җ И Р Е М –             1нче команда

А Л Т Ы Н        Б И Ш Е К               2нче команда

 

( Жетоннар бирелә.)

 

         Укытучы. Әйдәгез, хәзер ике команданыкын бергә кушып, бергәләпукып карыйк. Укучылар бүген дәреснең темасы менә шушы инде – “Туган җирем– алтын бишек”.

         Димәк, бүгенге дәрестә без туган җир, туган як турындасөйләшәбез. Әйтегез, әле, безнең туган шәһәрнең исеме ничек? Сез аның иң якынбулган туган ягыбыз булуы белән килешәсезме?  (Уфа турында слайдларкарау.)Әйе.

                   Без туган як турында нинди бик популяр булган җырныбеләбез әле. (В. Фаттахова башкарган “Туган як” җырын күмәк җырлау.)

         Укытучы. Күрәсезме, укучылар, алдагы шигырьдә, бу җырдакүренүенчә, һәркемгә туган җире, туган ягы нинди якын, хәтта читттә яшәүчеләрдә, үз якларын сагынып яшиләр, сагынып кайталар.

 

                                               Туган өен белмәгән,

                                               Туган шәһәрен белерме?

                                               Туган шәһәрен белмәгән,

                                               Туган илен белерме?

 

         Ә республикабыз турында беләбезме икән?

Представленная информация была полезной?
ДА
61.24%
НЕТ
38.76%
Проголосовало: 1504

6 нчы бирем.

         Башкортстан турында командаларга сораулар бирәм. Әзерләнү өчен1 минут вакыт бирелә. Теләк буенча чиратлашып, сорауларны укыйсыз һәм җавапбирәбез.

 

1. Безнең республика ничек дип атала? (Башкортстан)

2.Безнең республика нинди дәүләт( Мөстәкыйль- самостоятельное, зур, көчле, …)

3.Башкортстанның башкаласы нинди шәһәр? (башкала – столица)(Уфа)

4.Башкортстан республикасыкөне кайчан? (11нче  октябрь)

5.Башкортстан гербында кем сурәтләнгән? (Салават Юлаев)

6.Гербның авторы кем? (художник ФазлетдинИслахов)

7.Башкортстан гимнын (көен-мелодию) кем язган? (композитор ФаритИдрисов)

8.Башкортстан гимнын (сүзләрен) кем язган? (язучы Равил Бикбаев)

9.Башкортстан флагында ничә төс, нинди төсләр? (3 төс, зәңгәр төс,ак төс, яшел).

10.Төсләр нәрсәне белдерә? (Что означают цвета на флаге?) (зәңгәр төс — тынычзәңгәр күкне (небо), ак төс – һаваны (воздух), яшел – җирне, азатлыкны(свободу), яшәүнең мәңгелеген (вечность жизни) белдерә).

 11.Башкортстанда нинди зур шәһәрләр бар?

12.Башкортстанда нинди елгалар , күлләр  бар?

13.Башкортстанда нинди җиләк-җимеш , яшелчәләр (овощи) үсә? ( Алма,чия (вишня), груша, карлыган (смородина), шомырт (черемуха), слива, кыяр(огурцы), помидор, суган (лук), сарымсак (чеснок), бәрәңге (картошка), кәбестә,чөгнедер (свекла, кишер (морковь). 

14.Кырларында (на полях) нәрсәләр үсә? (Арыш – рожь, бодай – пшеница, солы – овес, карабодай– гречка, тары – пшено, арпа — ячмень).

15.Башкортстанда ничә дәүләт тел (государственные языки)? (2) Ниндиләр?(рус теле, башкорт теле)

16.Башкортстанда нинди бөек кешеләр (великие люди) яшәгән? (МәҗитГафури, Галимҗан Ибраһимов, Шәехзада Бабич, Александр Матросов, Шаймуратов генерал, Мостай Кәрим, …)

17.Нинди милли бәйрәмнәр (национальныепраздники) үткәрелә? (Сабантуй,Шәҗәрә бәйрәме, Нәүрүз бәйрәме, Ураза бәйрәм, …)

18.Башкортстанда нинди милләтләр (национальности) яши? Алар бер-берсе белән ничек яшиләр? (дус, тату)

 

( Жетоннар бирелә.)

 

         Башкортстан Конституциясендә дә халыкара дуслыкка бик зур урын бирклгән.Анда барлык халыклар да тигез хокуклы (равноправные) диелгән. Телләр турында дазакон бар анда. (Укыла).

         Халыклар дус яшәгәндә генә дөнья матур, тыныч була ул. Җирнеңкөче, матурлыгы, тынычлыгы – халыкта. Шулай булгач, җирнең киләчәге дә,бүгенгесе дә, иртәгәсе дә бездән, безнең дуслыктан тора.

 

         Дәрескә килгән кунакның да безгә әйтер сүзе бар. Азалия сезгәРоберт Миңнуллиннның “Дуслык” шигырен ишеттерә.

 

(Укучы Роберт Миңнуллинның “Дуслык” шигырен яттансөйли).

 

         Укучылар, туган җир турында мәкальләр дә бик күп. Хәзер минсезгә берничә мәкаль һәм әйтемнең беренче өлешен әйтәм, ә сез, командалар,чиратлашып, дәвамын әйтерсез.

 

7 нчы бирем.

1. Һәр гөл (үзсабагында чәчәк ата).

2. Илсез кеше –(телсез сандугач).

3. Туган җирдән дә(матур җир юк).

4. Ил (яхшылыкныонытмый).

5.Туган илең – (туганөең).

6. Халык йорты –(туган ил).

7. Үз халкыняратмаган кеше (башка халыкны да яратмый).

8. Туган җирем –(алтын бишек).

                                      

( Жетоннарбирелә.)

 

         Укытучы. Менә КВНның соңгы биременә дә килеп җиттек.

8 нче бирем.

         Сезгә әлеге буталган сүзләрдән җөмләләр төзергә кирәк.

1.Без, яшибез,республикасында, Башкортстан.

2. бай, матур, зур, республикасы,Башкортстан.

3.Уфа –, башкаласы,республикасының, Башкортстан.

4.Башкортстанныңгимны, флагы, гербы, үз, үз, үз, бар.

5. ике, Башкортстанда,дәүләт, без, телен, өйрәнәбез.

6. барлык,Башкортстанда, кешеләр, дус, дә, яшиләр, тату.

7.Мин, үзем,республиканы, яшәгән, яратам, һәм, белән, аның, горурланам.

 ( Жетоннарбирелә.)

         Укытучы.Әйдәгез, без сезнең белән тыныч илдә яшәүебез турында сөенеп, “Шаула балачак”җырын җырлап алыйк, әле.

“Шаула балачак”(В. Гумеров сүзләре, Р. Гимрани көе)башкарыла.

 

         Соңгы сүзем итеп, мин сезне, укучылар, бер-берегез беләнһәрвакыт дус яшәргә, туган илне, үз Ватаныбызны яратырга, Ватан өчен яшәргә,Ватан өчен көрәшергә чакырам. Ватан бер генә, аны алыштырырлык бернәрсә юк!Туган җиребез һәрвакыт алтын бишек булып калсын иде!

         Инде жетоннарны санап, нәтиҗә чыгарырга вакыт җитте. (Саныйлар.Бүләкләр тапшырыла.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Поделиться статьей
Автор статьи
Анастасия
Анастасия
Задать вопрос
Эксперт
Представленная информация была полезной?
ДА
61.24%
НЕТ
38.76%
Проголосовало: 1504

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram

ЯТТС-Рекомендации по написанию отчета по учебной и производственной практики-Гостинечное дело

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 61.24% НЕТ 38.76% Проголосовало: 1504


Поделиться статьей

ЮУрГУ-вопросы

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 61.24% НЕТ 38.76% Проголосовало: 1504


Поделиться статьей

ЮУГУ-Отчет_ПП-Машины непрерывного транспорта

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 61.24% НЕТ 38.76% Проголосовало: 1504


Поделиться статьей

ЮУГУ- Курсовой проект по электронике

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 61.24% НЕТ 38.76% Проголосовало: 1504


Поделиться статьей

ЮУГУ-ВКР-Обеспечение требований охраны труда на рабочем месте слесаря-ремонтника 5 разряда

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 61.24% НЕТ 38.76% Проголосовало: 1504


Поделиться статьей

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram
Заявка
на расчет