Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Яңа Балтач авылы урта гомумбелем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе
Эссе“Мин- укытучы”
Деникаева
Айгөл Альберт кызы әзерләде
2017ел
Бу тормышта минем адымымнык,
Укытучы – минем һөнәрем.
Бар көчемне, талантымныбиреп,
Балалар, дип узакөннәрем.
Укытучы! Кем генә бу исемне зурхөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, беренчедулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәпбусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый.Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия,чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендәсалына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек,тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Уйлап карасаң, укытучы булуҗиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга,өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер,мөгәен.
Бүгенге көнукытучысы белем чыганагы гына булып калмыйча, галим дә, күпләр өчен идеал,үрнәк тә булырга тиеш. Минем өчен шундый мөгаллим булып, башлангыч сыйныфларукытучысы – Нурия Фәнәвис кызы Әхмәтҗәнова торды. Улбик төгәл, таләпчән, мәрхәмәтле иде. Мин дә аңа охшарга тырышып кече яшьтән үккурчакларым белән “Укытучы”лы уйный идем. Минем укытучы булу теләгем мәктәпнетәмамланганчы сүрелмәде һәм сүнмәде. Хәзер инде үзем укытучы. Ләкиншушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладыммикән? Юктыр. Мин укыткан балалар да балачак елларын,мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнанкилгәннең барысын да эшләргә тиешмен.
Әйе, минбәхетле. Авыр, җаваплы булуынакарамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туяалмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!
Миңа 15 ел дәвамында башлангыч сыйныфукучыларына аң- белем бирергә туры килде. Ә инде менә 2 ел- урта сыйныфукучыларын ана теленең серләренә төшендерәм. Балаларнытатар телендә бер – берсен аңларга, бер- берсе белән аралашырга өйрәтү,шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту,туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну,аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым. Миндәресләремдә балаларны шагыйрьләр, язучылар белән таныштырам, аларныңшигырьләрен яттан сөйләргә, сәнгатьле итеп укырга, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргәөйрәтәм. Минукучыларыма чын дус, сердәш, киңәшче булырга тырышам. Алар дәрестә куркыпутырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларныңиҗади сәләтләре калкып чыксын өчен зур тырышлык салам.
Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларныңхолык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле.Моны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарынкулланам: кызыклы биремнәр, иҗади өй эшләре бирәм.
Укытучы һөнәре бер урында таптануга,билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышларясарга омтылуда. Укытуны камилләштерүнең чигеюк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гынакирәк. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: әгәр дә укытучы дәресне укучы кызыксынырлык итеп оештырса, ул, һичшиксез,эшендә уңышкаирешәчәк. Укытучы – баланың остазы да, киңәшбирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдансаклаучысы да.
Укытучы… Ул укытып кынакалмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә… Үрнәк алырлык һәмгыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларныяраткан һәрбер укытучы башкара.
