Эссе
Тел — халыкның миллимәдәнияте һәм аның тарихы көзгесе
(Язык – зеркало национальной культурынарода и его истории )
Дөньяда иң –иң матур ил
Ул-минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул-минем туган телем.
Тел- теләсә кайсы милләтнең яшәүрәвеше ул. Телсез милләт була алмый. Туган тел! Матур тел! Ата-ана теле!Г.Тукай бу сүзләрне янәшә үк куеп әйткән:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Чыннан да, туган тел ул әти-әниеңкебек газиз нәрсә. Аны юкка гына ана теле диеп әйтмиләр. Туган тел төшенчәсенәәнә шундый киң мәгънә салынган. Ул — Ватан, туган җир, ата-ана, әби — бабайсүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телнесин тугач та ишетә башлыйсың һәм аны өйрәнәсең. Шуңа күрә аны туган тел дипатыйлар. Тел хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ә тел, үз чиратында, кешенекеше иткән.
Шундый бер риваять бар:
“Эзоп, имештер, бер зур философныңколы булган. Бервакыт философ үзенә кунаклар чакыра һәм Эзопка табынга иң яхшы,иң тәмле ризыкны пешерергә куша. Эзоп, ит базарына барып, тел сатып алыпкайткан һәм аннан 3 төрле ризык пешергән. Философ гаҗәпләнә гел бер төрлетелдән ясалган ризыклар гына чыгуга. Ул түзми, сорый:
— Ни өченсин һаман тел генә пешерәсең?
— Син миңаиң яхшы ризыкны пешерергә куштың? Ә телдән дә яхшырак нәрсә бар соң дөньяда?”
Чыннан да, тел — иң тәмлесе.Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, диләр бит. Тел турында бик күп, тирәнмәгънәле мәкаль һәм әйтемнәр күп. Мәсәлән, шулардан берничәсен үрнәк итепкитерәм.
Авыз күрке — тел, тел күрке — сүз.
Аз сөйлә, күп эшлә. Аз сөйлә, күптыңла.
Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
Мең ишет, бер сөйлә.
Яхшы сүз балдан да татлырак.
Тел кылычтан үткер.
Телең белән тегермән корма, аннанбарыбер он чыкмас.
Үз сүзеңә үзең хуҗа бул.
Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсебелән аралашалар, шатлык-сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләренбелдерәләр,кайгы-хәсрәтләрне бүлешәләр. Тел ярдәмендә без белем алабыз, фәннәрне өйрәнәбез. Тел ярдәмендәзур-зур шәһәрләр, калалар, авыллар төзелә.Күрәсез, болар сезгә телдән дәкадерле нәрсә юклыгын раслыйдыр.
Дөньяда телләр бик күп. Шуларарасында иң якыны, иң кадерлесе, билгеле, ул безнең ана телебез – татар теле.Телебезне йөзек кашы белән чагыштыру гына аз. Ул-милләтнең җаны. Ул үлсә,милләт тә яшәми. Телне сакларга, кадерләргә кирәк. Бүгенге көндә никадәр читсүзләр өстибез, заманча сөйләшәбез, янәсе.Телнең яңгырашына зыян килә. Телнеңкадерсезләнүен күреп, җан әрни. Урамнардагы элмә такталарда, тукталышлардаязылган татарча исемнәрнең хаталы язылышын күргәч, тагын күңел төшә, йөрәксыкрый… Кайчак радио-телевидение дикторлары тарафыннан да тел тетелә. Бунәрсә, минемчә, телгә һәм үз халкыңа мәхәббәт булмаудан килеп чыга. Без битхәтта үзебезнең яраткан күлмәгебезне дә пычратмаска тырышабыз, әз генәкерләнсә, тап төшсә дә юып киябез. Ә менә үзебез сөйләшә торган телне өстебезгәкия торган күлмәк кадәр дә күрмибез, кадерләмибез. Аны теләсә ничек пычратабыз,чүплибез, сындырабыз. Күңелебездәге әшәкелекне дөньяга тел аша таратабыз. Әтелебез түзә.
Мин ышанам: радио-телевидениедә генәтүгел, трамвай-троллейбусларда да матур итеп, телне бозмыйча, саф татарчасөйләшүләр көннән –көн артыр. Барыбыз бергәләшеп тотынсак, телебез начар, тупассүзләрдән чистарыр, татар теле нәкъ рус теле кебек депутатлар арасында да киңкулланыш табар, икетеллелек программасы чын дәрәҗәсендә тормышка ашар.
Кыскасы, халык кечкенәбулмаган кебек, кечкенә телләр дә юк. Әгәр без халкыбызның гасырлар буетупланып килгән рухи байлыгын аңларга, үзләштерергә телибез икән, иң беренчетуган телебезне белергә, яратырга, хөрмәт иәргә һәм сакларга тиешбез. Музыканыярату өчен аны аңлау кирәк, диләр. Телне ярату өчен дә аны аңлау, һич югыаңларга тырышу кирәк. Тел — халыкның милли мәдәнияте һәм аның тарихы көзгесебит.
Ә көзгене – сөрмәсәң, сакламасаң,чиста тотмасаң тутыга. Әйдәгез, шушы көзгене ешрак сөртик, чиста тотыйк. Ултутыкмасын, гел саф, гел матур булсын, аның яктылыгы еракка, гасырларгасибелсен!
Милләтебезнең бөтен өмете,әби-бабаларыбызның бөтен ышанычы — Тукай рухы сүнмәгән яшьләрдә. Чөнки без –Тукай оныклары, аның телен дәвам итүчеләр!