Кукмара муниципаль районыМ.М.Мансуров исемендәге Зур Кукмара гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүмәктәбе нең югары
категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Әхмәтҗанова Руфия Ришат кызы
2023 ел
“Кәрәзлетелефон: плюслар һәм минуслар”
проектбиреме
(2нче сыйныфта дәрестән тыш эшчәнлек)
Максат.Кеше өчен кәрәзле телефонның уңай һәм тискәре якларын ачыклау.
Җиһазлау: презентация, экран, проект эше өчен ак битләр, рәсемнәр, язулар.
1. Уңай психологик атмосфератудыру.
“Исәнмесез!”- без бу сүзне көн саен әйтәбез. Сез, кешеләрнең очрашканда, шуның белән бер –берсенә сәламәтлек теләүләре турында уйланганыгыз бармы икән? Бардыр дипуйлыйм, чөнки сәламәтлек — ул зур байлык. Сәламәт кеше тулы тормыш беләняши, уйный – көлә, җәмгыятькә бик күп файда китерә. Ә бит көндәлек тормыштакулланыла торган күп кенә чараларның безнең сәламәтлегебезгә зур зыян китерүемөмкин.
Ә хәзер мин сезгә 1 табышмак әйтәм. Табышмакнын җавабын тапсагыз,тартма эчендә нәрсә ятканын белербез.
Телсезсөйләшә
Колаксызяхшы ишетә.
Әйткэн сузне еракка житкерә.
Улнәрсә?(телефон).
Балалар,мин ни өчен баштасәламәтлек турында сөйләдем дә, сүзне телефон белән бәйләп киттем. (Чөнки телефонорганизмга зыян китерә.)
2. Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез. (телефон)
«Кәрәзле телефон: плюсларһәмминуслар» проект эше. (1 слайд)
Безбүген кәрәзле телефоннар, аларның файдасы һәм зыяны турындасөйләшәчәкбез.
Проектэшебезнең максатынинди булыр?
Кеше өчен кәрәзле телефонның уңай һәмтискәре якларын ачыкларбыз.
(2слайд)
Әдәресебезгә нинди бурычлар куярбыз? Телефон турында нәрсәләр белербез, нәрсәләр өйрәнербез микән?
Бурычлар: (3 слайд)
1. Кәрәзле телефонның тарихын өйрәнергә.
2. Кешегә кәрәзле телефонның нинди файда һәмзыян китерүен кабатлау һәм ныгыту.
3. Кәрәзле телефонны дөрес файдалану һәм ниндикуркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиешлеген билгеләргә.
4. 2 нче сыйныф укучылары арасында сораштырунәтиҗәләре белән танышу.
3. Әйе,бүген без кәрәзле телефоннар турында сөйләшербез. Бу – шактый актуаль тема,чөнки бүген телефонны барысы да: беренче сыйныф укучысы да, пенсионерлар дакуллана. Беренче эш итеп кәрәзле телефон турында укып китәрбез, аның барлыккакилүе турында укучыларның чыгышларын тыңларбыз.
Эш дәфтәрләребезнең 57 нче битеначабыз. Телефон турындагы текстны укыйбыз.
Чыгышлар тынлау.
1 нче укучы чыгышы (4 слайд)
Мең сигез йөз җитмеш алтынчы елда Американың Бостоншәһәрендә яшәүче физиология профессоры Александр Белл телефон уйлап таба. Тавышны ул радиодулкыннар аркылы җибәрә. Аның бу эше нигезендә кәрәзлеэлемтә барлыкка килә. Бүгенге кәрәзле телефонның иң якын туганы булыпрадиотелефон санала.
2 нче укучы чыгышы (5 слайд)
Ләкин хәзерге кәрәзле телефон күпкә соңрак – мең тугыз йөз җитмеш өченче елда барлыкка килә. 3 апрель көнне Мартин Купер, дөньяда беренче тапкыр кәрәзле телефон буенчашалтырата. Беренче телефонының авырлыгы тугызйөз грамм булган, озынлыгы утызсантиметр, исеме — Motoroloa Dyna-Tac.
3 нче укучы чыгышы (6 слайд)
Халыкка исә тәүге кәрәзле телефон меңтутугыз йөз сиксән өченче елда гынатәкъдим ителә. Шушы вакыттан башлап теләгән һәркем телефон йөртә ала.
Әкесә телефоннарын
-будильнигы,
-кинокамерасы,
-фотоаппараты,
-диктофоны булган смартфоннар алыштыра.
Алардакино карарга,
-текстбелән эшләргә,
— Интернетка чыгарга мөмкин.
4. Кешегә кәрәзле телефонның нинди файда һәм зыян китерүенкабатлап китик (укучыларга телефонның файдалы һәм зыянлы яклары турындаязылган битләр бирелә. Алар шул битләрне тотып чыгып тезеләләр. Бер яккафайдалы, икенче якка зыянлы яклары)
5. Кәрәзле телефонны дөрес файдалану һәм ниндикуркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиешлеген билгеләрбез (укучыларныңҗаваплары тыңлана)
6. Узган дәрестә кәрәзле телефонны куллану буенчаанкета уздырдык, хәзер шуның нәтиҗәләре белән танышып китәрбез (7 слайд)
7. Проект эше (укучылар3 группада эшлиләр. Беренче группа “Кәрәзле телефонның файдалы яклары”, икенче группа “Кәрәзлетелефонның зыянлы яклары”, өченче группа “Кәрәзле телефонны дөрес файдалану һәм нинди куркынычсызлыккагыйдәләре ” темаларына проект эше эшлиләр)
8. Проект эшләрен яклау.
9. “Кирәкми миңа телефон” җырына клип карау (8 слайд)
10. Йомгаклау. Укучылар мин сезнең шушы видеодаҗырлаган малай шикелле күбрәк саф һавада уйнавыгызны, ә телефонны бары тикаралашу чарасы гына итеп куллануыгызны телим.
Сәламәт булуы – кешенең үз кулында! (9слайд)