X-PDF

Презентация Без -туганнар! Без -берботен!

Поделиться статьей

 

Башкортостан Республикасы муниципаль район Зианчура районыНәбиулла Кәримов исемендәге муниципаль гомум белем бирү бюджет учреждениесыурта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

Татарстан —  уртак йортыбыз

 

Без -туганнар!

 

                       Без – бербөтен!

 

 

 

 

 

Башкарды: 8 нче класс укчысы-Гомәрова Нәркизә

                                      Җитәкчесе: ГомәроваГөләрә Бүләк кызы

 

 

Күгәрчен-2021

 

 

 

Эчтәлек

Кереш………………………………………………………………………………………………………………..3

Төп өлеш………………………………………………………………………………………………………..4-9

I бүлек. Туган авылыбыз турында……………………………………………………………………4-5      

II бүлек. Авылыбыздан чыккан күренекле татарэшмәкәрләре,шәхесләре…………6-7

III бүлек. М.Кәримовның иҗат  юлы………………………………………………………………..8-9

Йомгак…………………………………………………………………………………………………………….10

Файдаланылган әдәбият……………………………………………………………………………………11

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

Төрле милләт-тигез хөрмәт,

Тигезлектә булмый өстен.

Җир шарының уртасында

Без –бербөтен! Без –бербөтен!

            Аерылмыйбыз,бүленмибез,

            Без туганнар! Безбербөтен!

Мин  Башкортстанның Зианчурарайонында  ямьле Сүрәм буйларында урнашкан Күгәрчен исемле гади генә татаравылыннан гади генә татар кызы.  Исемем-Гомәрова Нәркизә. Укыйм сигезенче класста.Хыялындашәhри Казанны күрү теләге йоретмәгән татар баласы сирәктер ул.Мин дә менәкөтмәгәндә генә шушы бәхеткә ирештем.

— Исәнме, төшләремә керепйөдәткән,нурлы йолдыз булып балкып күз алдымда торган, ерак та бик-бик якын дататар иле!Исәнмесез, милләттәшләрем! Исәнме, татар дөньясы! Мин дә ераклардаяшәсәм дә, синең газиз балаң.Ата-бабалырым җире –Татарстан. Сәлам сиңа минемнәни йөрәгемнән,сәлам Башкортстаннан!

Ерак-ераклардан килгәнгә,  минемтуган якларымда яшәүче татар рухын саклаган авылдашларым хакында сөйләп үтәсемкилә.

Минемчә, кеше үзе яшәгән төбәкнеңтарихын белергә, өйрәнергә, аның белән кызыксынып яшәргә тиеш.

 

Эзләнү эше вакытындакуелган максатларым:

1.Күгәрчен авылы тарихын өйрәнү

2. Авылыбыздан чыккан күренекле татар эшмәкәрләре,шәхесләретурында мәгълүмат туплау.

3. М.Кәримовның тормыш hәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төп өлеш

 

I бүлек

Туган авылыбыз турында

 

Минем гаиләм зур түгел.Әтием,әнием ,апам hәм мин.Әтием–Гомәров Сәлим Шәкүр улы — балта состасы, әнием — Гомәрова Гөләрә Бүләк кызы 30елдан артык мәктәптә балалар укыта. Апам –Гомәрова Назлыгөл Сәлим кызыОренбург,Красноярск шәhәрләрендә юридик институт hәм магистратура тәмамлапСибай шәhәре судында эшли. Хәзер инде аның үзенең гаиләсе: тормыш иптше -җизнәм-Фиркать, кечкенә кызчыгы – Алсуы бар. Мин  татар гаиләсендә тәрбия алыпүстем. Татар кызларына гына хас тыйнаклыклык,оялчанлык. тырышлык hәмныкышмылыкка да ия мин.Мәктәптә әлеге көнгә кадәр тик “5” билгеләренә генәукыйм. Бу уку елында татар теле буенча мәктәп, район,республика, төбәкараолимпиадаларда җиңүче hәм призер дәрәҗәләрен яуладым.Татарча җырларга,шигырьләрукырга,рәсем төшерегә,кул эшләре тотарга  яратам.Оренбург өлкәсе уздырганонлайн-шигырь конкурсында җиңүче булдым, мин төшергән роликны сайтка  куйдылар.

Мин Нәбиулла Кәримов исемендәгеКүгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыйм. Ул  районда татар теле укытыла торган бердәнбер тулы урта мәктәп. Мәктәбебезгә нигез 1911 елда салына.Аныңберенче мөгаллиме Кәримов Нәбиулла Гимаделислам улы була.

   Россия Федерациясе халыклары телләренең тигез хокуклылыгы -халыкларның һәм шәхеснең туган телне саклап калу һәм үстерү, аралашу теленсайлау һәм куллану иреге турындагы законга ярашлы (РФ Законы № 25.10.91 N 1807-I-31.07.2020),безтатар телебезне өйрәнәбез. Мәктәбебездә барысы 105 бала.Аларга   югары белемле,югары категорияле  укытучылар белем hәм тәрбиябирә. 

Мәктәптә авыл Туган якны өйрәнү музееуңышлы эшләп килә. Әлеге көндә аңа Төхватуллина Лениза Кәбир кызы җитәкчелекитә. Музейдан ата -бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, авылыбызның күренеклекешеләре турында мәглүматны, мәктәп тарихын  рәхәтләнеп табып кулланып була.Шушы музейга нигез салучы Төхватуллин Ирек Шәрәфи улына-мәктәбебезнең ветеранукытучысына(үткән ел гына 90  яшен тутырып якты дөнъялардан китеп барды ул),аның эшен дәвам итүче  укытучыларыбыз Тюмаева Айгөл Раваз кызына,ТөхватуллинаЛениза Кәбир кызына рәхмәтлебез без.

Мәктәбебез җиңел атлетика hәм чаңгы спортыбуенча район,зона,республика ярышларында гел алдынгы урыннарда була.Бөтенмәктәп укычылары күңелендә спортка сөю уята , ныкышмалылык тәрбияли алган, үзэшенең остасы булган укытучыбыз-Төхватуллин Илсур Шәйхлислам улы . Менә инде15-20 ел дәвамында ел саен шушы хезмәтнең уңышына ирешә ул. Шушындый югарынәтиҗәләргә  ирешүне мактаулы бүләкләр исбатлый ала. Без класста унөчукычы,шуларның унавы ел әйләнәсенә спорт түгәрәгенә йори.Элеге уку елындамәктәбебезнең район чаңгы ярышында  өлкәннәр төркеме -1нче урын, уртаяшьтәгеләр төркеме-2нче урын  яуладылар. Зона –республика ярышында- сигезкоманда арасында чаңгы буенча икенче урын яулап, финалга чыктылар hәмБашкортстан  Республика ярышында 24 район арасында безнең укучыларыбызсигезенче урынга чыкты . Волейбол ярышында район күләмендә икенче,шахматбуенча-өченче урыннар алып кайттылар.

Безнең Зианчура районында өч кенәтатар авылы бар: Күгәрчен, Яңа-Чебенле,Каргалы. Күгәрчен — зур татар авылы. Авылга нигезсалучылар Казан татарларының этник группасы-типтәрләр була.18 гасырда башкорт җирләренәкүчеп, яки мәҗбүри рәвештә күчерелеп, качып,урнашкан рус булмаганхалыкларны(татарлар,марийлар,мордва,чуваш..) русча”припущенникларны”типтәрләрдип йөрткәннәр.Тәүге килеп утыручылар Татарстанның Минзәлә районы Карамалыавылыннан булганнар. Авыл халкы үзен “Күгәрченнәр” дип йортә,чөнки алар(күчепкилүчеләр) үзләре hәм ата-бабалары Күгәрчен ыруыннан булганнар(Башкортстандәүләт архивындагы кәгазьләрдән)

Әлегекөндә авылымда 901 кеше яши. Аларның күбесе татар милләтле, ләкин башкортлар ,руслар, чуашлар да бар. Хуҗалыклар саны-310. Сүрәм авыл советы үзәге.Республика мөһимлегендәге Ира — Морак — Исәнгол — Магнитогорски автоюлы өстендә урнашкан. Шәхси кулларда  1020 эре мөгезле терлек, 133 ат, 3550 кечемөгезле терлек,540 умарта оясы, hәр хуҗалыкта хәтта икешәр  җиңел машина hәм 41трактор бар.

Авылым  халкын  Нәбиулла Кәримовисемендәге Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе, «Гөлбакча» балалар бакчасы, врачлык амбулаториясы, мәдәниятйорты, авыл китапханәсе, мәчет,элемтә бүлеге, «Ямашлы»кафе-кибете, ҖЧҖ «Маяк»авыл хуҗалыгы предприятиясе, сарыкчылык фермасы, Русиякүләм әhәмиятьле“Ямашлы”  сусаклагычы, урманчылык оешмалары хезмәтләндерә. Шәхси эшмәкәрләрсаны-6. Бу оешмаларда пластик тәрәзәләр hәм ишекләр кую, шиномонтаж ,сәүдә,пилмән җитештерү цехы,  Крестьян фермер хуҗалыклары эшләп килә.

    Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турындагорурланып сөйлисе, кылган гамәлләрен хөрмәтлисе килә.Мин дә шулар турындасөйләп китәм.

 

 

II бүлек

Авылыбыздан чыккан күренекле татарэшмәкәрләре,шәхесләре

 

Укытучыбыз Ирек Шәрәф улы Төхвәтуллин90 еллык гомеренең 50 елын балалар укытуга багышлады. Балалар күңелен яхшыбелүе, эштә тырышлыгы, вазифасына тирән бирелгәнлеге белән авылдашларының,тирә-як  авылларның, районнан читкә таралган элекке укучыларының олы абруеняулады ул.

Төхватуллин Ирек Шәрәфиулы 1930 елда укытучылар гаиләсендә туган.Зилаир педучилищесын,Оренбург дәүләтинститутының тарих факультетын тәмамлаган.

1948 елдан 1998 елгакадәр тарих, җәмгыять белеме,эконмика нигезләре фәннәрен укыта.Мәктәптә  авылтарихы музеен оештыра.Ә иң мөhиме Ирек Шәрәфи улы авылыбызгы шундый зур бүләккалдырып китте: ул үткәннәрнең якты истәлеге , авылыбызның  үткәнен ,авылдашларыбызның яшәешен чагылдырган мөhим чыганак  булган -“Күгәрчен авылытарихы”,”Тау-чишмәләр иле Күгәрчен”,”Үткән гомер-аккан су”.”Балачакхәтирәләре”,  “Һәйкәл куяр идем, фашизмныҗиңүчеләрнең балаларына” исемлекитаплар иҗат итте. Бу китаплар hәр укытучының өстәл китабы.

Файрушин НурлыбараХажиморат улы. Авыл данын күтәрүгә күп өлеш салган Башкортстанныңатказанган мәдәният хезмәткәре, республика hәм Бөтен Россия күргәзмәләрелауреаты,халык иҗадының Мәскәүдә үткәрелгән Бөтен Россия фестивале лауреаты,Россиянең ВДНХ-ның көмеш медале призеры булган  ул  үзешмәкәр рәссамыбыз.

Гомәров Лерон Гариф улы1930 елда Күгәрчен авылнда туган.Ул геолог – техник, геология-разведка партиясебашлыгы. Свердловск тау институты  тәмамлагап  тауинженер-геологы белгече булып чыга.

Үсеш алуның ачышы һәмразведкасы өчен хөкүмәт бүләкләре белән 9 тапкыр бүләкләнгән. Геологик хезмәтветераны мактаулы разведчик. Ул 6 монография авторы һәм 60тан артык фәнни эшавторы. Үсеш алуның ачышы һәм разведкасы өчен хөкүмәт бүләкләре белән 9 тапкырбүләкләнгән. Геологик хезмәт ветераны мактаулы разведчик. Ул 6 монографияавторы һәм 60тан артык фәнни эш авторы.

ДанирГомәров-Башкортстанның Зианчура районы Күгәрчен авылында туып үскән егет. Казанфедераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындабелем ала һәм шул ук вакытта Биектау муниципаль районы хәкимиятенең мәдәниятбүлегендә методист булып эшләп йөри. Аннан тыш, Салават җыр театрыартистлары белән берлектә күп районнарга, төбәкләргә концертлар белән йөри.Шулай ук хәйрия концертларында да катнаша.

Байгузин Чулпан Шәрәфиулы (30.09.1932-25.06.2017) Күгәрчен авылында туган, Күгәрчен җидееллыкмәктәбен, сары педучилищесын тәмамлаган. «Комсомол-ВВС» чакыруы буенча ачыавиация-техник училищесына укырга керә. 30 елдан артык СССР хәрби-транспортавиациясендә Моздок шәһәрендә, аннан Украинада, Украинада Виница шәhәрендәхезмәт итә.

Отставкага чыкканнансоң, полкның ветераннар советы рәисе.         БашкортстандаЭчке эшләр министрлыгы җитәкчесе — Гыйззатуллин  Гайнулла, Казан федеральуниверситетының белем алучы яшь йолдыз-Данир Гомәров ларның исемнәрен дә атапүтим.

Уфада яшәп иҗат итүче күренеклеәдибебез,милләттәшебез, авылдашыбыз, Башкортстанның халык шагыйре,прозаик,тәрҗемәче,сатираhәм юмор остасы.

 

 

Представленная информация была полезной?
ДА
58.11%
НЕТ
41.89%
Проголосовало: 900

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

III бүлек

М.Кәримовның иҗат  юлы

 

 Марат Нәбиулла улы Кәримов 1930 елның 9 гыйнварында Башкортстанреспубликасы Зианчура районы Күгәрчен авылында туа. 1947елда Марат Кәримов Зилаер педагогия училищесын тәмамлый һәм туган авылынаукытучы итеп тәгаенләнә. Тырыш һәм тапкыр сүзле яшь педагогны озакламыйяшьләрнең район комитетына чакырып, бүлек редакторы итәләр.

Уланда армия сафларына киткәнче эшли. 1953 елда, гаскәрдән кайткач, Марат Кәримов хезмәтюлын журналист буларак дәвам итә. Республика яшьләре өчен чыгып килүче«Ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, ә 1956 елда ВЛКСМ Үзәк Комитетыкаршындагы Үзәк комсомол мәктәбен тәмамлагач, шушы ук газетаның махсусхәбәрчесе, бераз соңрак «Сәнәк» журналының фельетоннар бүлеге редакторы итепбилгеләнә.

1959елда Мәскәүдә әдәбият институтында укый башлый.
1964 елдан алып 1968 елга кадәр Марат Кәримов«Пионер» журналының баш редакторы, аннан соң ун ел дәвамында «Сәнәк» журналынҗитәкли.
Халык шагыйренең беренче әсәрләре республикаматбугатында 1948 елда күренәбашлый.

МаратКәримов 1958 елдан СССР Язучылар берлегендә.
Марат Кәримов  Башкортстан Язучылар берлегендәгетатар телле язучылар берләшмәсенә берничә ел җитәкчелек итте. Шул еллар эчендә,республиканың бихисап татар районнарында булып, әдәби иҗатка сәләтле яшьләрнеһәм башлап язучыларны табуда һәм аларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдә бәяләпбетергесез зур һәм игелекле эшләр башкарды. Аның ярдәмендә әдәбиятка килгән күпкенә татар шагыйрьләре һәм прозаиклары хәзер Язучылар берлеге әгъзалары булыпкитте һәм үз җыентыкларын чыгарды.

Шигырҗыентыклары

 “Яңайолдыз күрдем”,

“Яшьлегем– йәшнәр көнем”,

“Тормыш- гашикларга”,

“Яктыдөнъям”,

“Җидекөнем – җиде моң”,

“Дөнъямкаләм очында»”.

 Хикәяләр җынтыҡлары:

“Алланың кашка тәкәсе”,

“Сөйгәнеңә үзең яз”,

“Көлкеле хикәяләр”,

“Ҡыҙым кияүгә чыга,

“Ялган сукмак”.

Халык шагыйренең беренчешигырьләр җыентыгы «Бөреләр» дип атала. Ул лирик- фәлсәфи,үткер уклы сатирикшигырләр иҗат итә. Хикәяләрендә тормышны ярату, кешеләрнең уңай сыйфатларынданлау, гаделсезлеккә каршы көрәш, дуслык, мәхәббәт темалары өстенлек итә. Соңгыелларда Марат абый “Бураннарда калам”,”Булса була икэн”, “Куен дәфтәре-күңелхәстәре” исемле китаплар чыгарды.

Марат Кәримовкаатказанган мәдәният хезмәткәре исеме,  Фатих Кәрим исемендәге премия ,Башкортстанның халык шагыйре мактаулы исеме бирелде. 2020 елда  Марат абыйКәримовның 90 яшлек олы юбилеен авылыбызда зурлап үткәрдек.Аның гомербәйрәмнәрен башкалабыз Уфада hәм уртак йортыбыз Казанда hәрчак зурлапүткәрделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгак

 

Сүземне йомгаклапшуны әйтәсем килә. Без яшь буын киләчәктә дәавылыбызның йөзек кашы булган күренекле шәхесләренең  эшләрен дәвамитербез,тагын да югарырак биеклекләргә күтәрлербез. Киләчәгебезбезнең-якты,өметле.

Кеше гомере ике килми. Авылымныңкүренкле шәхесләре үрнәгендә мин үз алдыма максат куя алдым.Киләчәктәимтиханнарын уңышлы тапшырып, сәләтем буенча һөнәр сайлап, кешеләргә файдалыхезмәт итәрмен,тормышымны бай, тулы,кызыклы итәргә тырышырмын.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

 

1.Ирек Шәрәф улы Төхвәтуллинкитаплары:

“Күгәрчен авылы тарихы”.Исәнгол-2001.

”Тау-чишмәләр иле Күгәрчен”Исәнгол-2008.

”Үткән гомер-аккан су” Исәнгол-2014.

”Балачак хәтирәләре” Исәнгол-2009.

“Һәйкәл куяр идем, фашизмныҗиңүчеләрнең балаларына”

2.М.М.Музафарова.Зианчурарайоны.Мизгелләр hәм шәхесләр.

Мәләвез-2012

3.Г.Н.Назарова.Еллар.Юллар.Туганнарым. Исәнгол-2013.

 

 

 


Поделиться статьей
Автор статьи
Анастасия
Анастасия
Задать вопрос
Эксперт
Представленная информация была полезной?
ДА
58.11%
НЕТ
41.89%
Проголосовало: 900

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram

ОБРАЗЦЫ ВОПРОСОВ ДЛЯ ТУРНИРА ЧГК

Поделиться статьей

Поделиться статьей(Выдержка из Чемпионата Днепропетровской области по «Что? Где? Когда?» среди юношей (09.11.2008) Редакторы: Оксана Балазанова, Александр Чижов) [Указания ведущим:


Поделиться статьей

ЛИТЕЙНЫЕ ДЕФЕКТЫ

Поделиться статьей

Поделиться статьейЛитейные дефекты — понятие относительное. Строго говоря, де­фект отливки следует рассматривать лишь как отступление от заданных требований. Например, одни


Поделиться статьей

Введение. Псковская Судная грамота – крупнейший памятник феодального права эпохи феодальной раздробленности на Руси

Поделиться статьей

Поделиться статьей1. Псковская Судная грамота – крупнейший памятник феодального права эпохи феодальной раздробленности на Руси. Специфика периода феодальной раздробленности –


Поделиться статьей

Нравственные проблемы современной биологии

Поделиться статьей

Поделиться статьейЭтические проблемы современной науки являются чрезвычайно актуальными и значимыми. В связи с экспоненциальным ростом той силы, которая попадает в


Поделиться статьей

Семейство Первоцветные — Primulaceae

Поделиться статьей

Поделиться статьейВключает 30 родов, около 1000 видов. Распространение: горные и умеренные области Северного полушария . многие виды произрастают в горах


Поделиться статьей

Вопрос 1. Понятие цены, функции и виды. Порядок ценообразования

Поделиться статьей

Поделиться статьейЦенообразование является важнейшим рычагом экономического управления. Цена как экономическая категория отражает общественно необходимые затраты на производство и реализацию туристского


Поделиться статьей

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram
Заявка
на расчет