Тема: Һади Такташ “Урман”шигыре.
Максат:
1.Һади Такташ иҗатын өйрәнүне дәвам итү. Һ.Такташның иҗаты һәм шәхесе мисалында татар совет әдәбиятыныңберенче елларында иҗат методлары, дөньяга карашларның үзгәрүен күз алдынакитерә башлау. Такташның замандаш язучылар, әдәбиятны яратучылар арасындапопулярлыгы, актив эшчәнлеге һәм иҗатының байлыгы турында мәгълүмат бирү.
2. Укучыларны “Урман” шигыренсәнгатьле укуга әзерләү, автор хыялы тудыргансимволик образ – Урман образын анализлау.
3. Һәр строфадагы образларнытабарга, аларга салынган туры һәм күчерелмә мәгънәләр турында фикер алышу.
4. Шигырьгә анализ ясау.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы: Туган якның кадерле, онытылмас икәнен аңлау.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү УУГ: Тарихтан Такташ яшәгән чор турында мәгълүмат алу. Һәр кешетормышында хатирәләр барлыгы, аларның яхшы һәм начар булуының кешенең үзеннәнкүп торуы турында аңлау. Тыңлап аңлау, аңлап укый белү, өйрәнелә торганматериал эчендә төп фикерне билгели белү.
Коммуникатив УУГ: Сораулар бирә, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә,сөйләм нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән уку диалогы алыпбара белү.
Регулятив УУГ: Уку мәсьәләсен куя, үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра,үз эшчәнлегеңне бәяли белү.
Предмет буенча: Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу.“Урман” шигыренең эчтәлеген белү, шигырьдә китерелгән һәр образны таба белү.
Көтелгән нәтиҗә. Такташның тормыш юлы, иҗаты турында истә калдырып сөйләүләре;шул чор язучыларының фикердәш һәм теләктәш булып иҗат итүләрен, өйрәнгәнязучылар мисалын да кушып, нәтиҗә ясый алулары; Такташ шигырьләрендәге лирикгеройны, аның чор тудырган хис-кичерешләрен, фикерләрен аңлата алулары.
Дәрес тибы. Яңа белемнәр ачу.
Педагогик технология. Үстерелешле укыту технологиясе
Төп төшенчәләр. Ярату, борчылу, кайгыру, горурлану, шатлану, газаплану, ышаныч.
Предметара бәйләнеш . Сынлы сәнгать, музыка сәнгате, татар теле, тарих.
Эшне оештыру. Фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль.
Җиһазлау: Һ. Такташның портреты,сайланма әсәрләре, мультимедиа проекторы, экран, такта, әсәрләреннән күргәзмә.
Материал.
Материал: Татар әдәбияты. 6 нчы сыйныф: татар телендәгомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф. Ә. Ганиева, М. Д. Гарифуллина.– Казан: Татар.кит.нәшр., 2014, 115-119 нчы битләр.
Дәресбарышы.
I.Оештыру-мотивлаштыру.
1. Укытучы: -Исәнмесез,укучылар. Кәефләрегез ничек? Барыбызга да хәерле көннәр, уңышлар теләп,дәресебезне башлыйк.
Исәнмесез балалар!
Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
2.Укытучы:
-Укучылар,игътибар белән видео карыйбыз.
3.Укучыларның караган видео буенча фикерләрен, хис-кичерешләрен сораштыру,урманга булган мөнәсәбәтләрен ачу:
-Укучылар, сез нәрсә күрдегез? (урман)
_Нәрсә ул урман? (Урман –илебезнең зур байлыгы).
— Аның кешеләргә нинди файдасы бар? (Улкошлар һәм җәнлекләрнең яшәү урыны, кислород чыганагы, кешегә төзелешматериаллары бирә, кешеләр аннан җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек, дару үләннәреҗыя).
-Ниндитөсләр күрдегез? (яшел, сары, кара) Нинди тавышлар ишеттегез? (кошлар, яфракларшыбырдашу тавышлары).
-Ниндихисләр кичердегез?( Урман һавасын сулау үзе бер шифа. Урманда бик матур, улкешеләрне иҗатка рухландыра.Рәхәтлек, шомлылык)
-Урман — ул жир курке. Ул — жирне яман жилләрдән һәм корылыктан, ә туфракныюылудан, елгаларны корудан саклый, басуларньң бәрәкәтен арттыра, һаванысафландыра, кыргый җәнлекләрне үз ышыгына сыендыра, кешеләрне иркен кочагынатарта.
Урман- ул саулык чыганагы. Аныц һавасы, шәһәр һавасына караганда, чама белән ике йөзтапкырга сафрак икәне билгеле.
II. Актуальләштерү.
Укытучы:
1. Урман-кешенең якындусты.Урманны кем генә яратмый икән?!Ул үзенең матурлыгы,гүзәллеге беләнтабигатькә ямь биреп кенә калмый, әдәбиятта зур урын алып тора. Беркем дә урмангабитараф түгел. Һәр язучы, шагыйрь, рәссам, композитор урмантурында язмыйкалмый. Алар һәрберсе үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре,сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Мәсәлән, ГабделхәйСабитовның “Урман кызы Таңсылу” (1981) Сюжет сызыгы урман кызын табуга бәйлеБулат – Кәли мөнәсәбәтләренә корыла. Урман кызы Таңсылуның барлыгын белү Булатнысер дөньясына алып керә. Таңсылу образында тупланган Матурлык образы ул. Мәҗит Гафури“Урман” шигырендә урман ул бик матур, табигатьнең кошларга бүләк иткәндөньясы дигән фикер әйтә. Халык авыз иҗатыннан “Ак бүре” әкиятендә дәурманның үз хуҗасы бар, кешеләр анда хуҗа түгел дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.
Гомумән алганда, татар халкы өченурманның әһәмияте бик зур.
2. Һади Такташ иҗатында да урман образы“Урман” дигән шигырендә урын алган.
3. Һ. Такташ турындабелгәннәрне кыскача сораштыру:
— Һади Такташ кем ул? (Һ.Такташ – үзенең иҗат юлында бик катлаулы һәм каршылыклы юллар үткән, кыенлыкларкичергән шагыйрь. Шул авыр елларда ул кыю адымнар белән әдәби иҗатка баруындәвам иттерә, егерменче елларның ялкынлы җырчысы була).
Укытучы. (Өстәмә материал бирү).
Такташның якын дусты Гадел Кутуйаның янына еш килеп йөри. Ул болай дип искә ала: «…Такташ нык зиһенле иде… Аныңбу сыйфатына «имтихан» да ясаганыбыз бар… Берәр җыентыгын алып, эләккән бербитеннән, бер юл шигырь укый идек. Такташ бер юлны әйтү белән үк, ахырыга хәтлейөзәр юллык шигырьләрне әйтеп бирә иде. Бу инде Такташның чынлап та хисләнеп,шигыренең һәрбер юлы өстендә, аны ятта калдырырлык дәрәҗәдә, эшләвен һәм иҗатэшенә никадәр җаваплы караганлыгын күрсәтә иде».
— Аның шагыйрь булып китүенә кем зур этәргеч ясый? (әнисе)
III. Уку мәсьәләсен кую.
1. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турындасөйләшербез, нинди әсәр укырбыз? ( Без бүген урман турында сөйләшербез, урмантурында шигырь укырбыз)
2. Дәреснең темасы, максатыбыз нинди булыр? ( Укучылар җавабыһәм дә өстәмә кертү: Һади Такташ иҗаты белән танышуны дәвам итү, аның “Урман”дигән шигырен уку, шигырьгә анализ, Такташ шигырьләрендәге лирик геройны, аныңчор тудырган хис-кичерешләрен, фикерләрен аңлата алулары).
IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
1. “Урман” шигырен уку.(Укытучы беренче булып укый)
а). Укучыларның шигырь турында беренче тәэсирләрен сораштыру:
— Укучылар, шигырь сездә нинди тәэсирләр уятты? Нәрсә аңладыгыз?
б). Вакыт мөмкинлек бирсә, 1-2 укучыдан шигырьне укыту.
2. Шигырьне анализлау.
а). Шигырьдәге һәр строфадагы образларны табарга, аларгасалынган туры һәм күчерелмә мәгънәләр турында фикер алышу.
б). Төп образны табу (Туган җир).
в). Мастер – класс алымын кулланып эшләү:
Мин күрәм |
Мин ишетәм |
Мин тоям |
|
|
|
Мин күрәм |
Мин ишетәм |
Мин тоям |
Урман, кыргый кошлар, бүреләр, күл, камыш, сандугач, төн, төтен, |
Кыргый кошлар тавышы, бүреләр җыры
|
Туган якны ярату, ышаныч, борчылу
|
г). Урман – образының туры мәгънәдә түгел, күчерелмә мәгънәдәгекулланышын ачыклау ( урман – җәмгыять):
— Такташ үзе кичергән һәм ил өстеннәнүткән зур иҗтимагый вакыйгалар, фаҗигале хәлләрне – чынбарлыкның кырысрәхимсезлеген – шигырьдәге образларга: үз уйларына, кичерешләренәәверелдергән.
Тарихка күз салсак:1914 нче елгы беренче бөтендөнья сугышы, 1917 нче елгы революцион вакыйгаларһәм аннан соң башланып киткән Гражданнар сугышы, илдәге икътисадый җимереклек,колониаль изү, эпидемияләр, 1930 нчы елдагы ачлык, катгый салым, репрессиячаралары – боларның барысын да күрергә насыйп була Такташка.
Г. Кутуйга әйткән сүзләренчә:«чиксез шатлыклы да, газаплы да» булган шигырь иҗат ителгән. Ни өчен шатлыклы,чөнки төп образ – аның күңеленнән бер дә китмичә, үзенә чакырып торган туганягы. Әмма беренче строфада Такташ реаль картинаны түгел, үз хыялы тудыргансимволик образны – Урманны сурәтли. Бу – табигать күренеше түгел, бик катлаулы,каршылыклы чорның рәсеме, җанлы картинасы – «давыл симфониясе». Дәһшәтлереволюцияләр, гражданнар сугышы, ачлык елларының шаһите бу урман. Шуңа күрә улкапма-каршылыклардан тора. Бу каршылыкны ярдәмче деталь-образлар ачыклый. Берякта: (урман тавышына охшамаган) үзенә башка тавышлар; кыргый кошлар; җырлыйторган ач бүреләр; азык эзләп очкан, адашкан мескен сандугач. Икенче якта:яфраклы төн, зәңгәр төтен, үтеп бетмәгән яз (тормыш тукталмаган). Өченчестрофадан башлап, Урман образы лирик геройга якын, таныш. Әмма әле газаплыистәлек: «ул урман читләрендә әнкәй башкаларга арыш урган… үзе ачтан үлгән».Шулай да урман образының эчтәлеге – мәгънәсе үзгәрә, лирик геройның үзенә үкякын, кадерле була бара. 5 – строфа шигырьнең иң хәлиткеч югары – каршылыкчишелгән ноктасы. Заман никадәр каршылыклы булса да, лирик герой – шушы чорның(Урманның) сөйгән улы. Газаплы кичерешләрдән («Әткәй китте аклар кулыннан»)лирик герой әле арынып бетмәгән. Шулай да ул инде «юллар башында», яшьлеккөннәре узган урманга эндәшеп, яңа тормышка – «килер көннәргә» кайтырга вәгъдәбирә. Партизан булып – килер көннәрне һәм адашкан сандугачны яклаучы булып;көтүче түгел, яңа тормышны төзүче инженер булып. Бу урында «партизан»,«инженер» сүз – образларының фикер агышына бәйле мәгънә төсмерләрен аңлатыпкитү сорала. Партизан – дошман тылында урманнарда яшеренеп калган һәм туганҗирен саклап, халкын яклап дошман белән көрәшүче кеше. Фронт, армия, солдат һәмпартизан образлары сугыш чорын тасвирлаган әдәби әсәрләрдән укучыларга яхшытаныш. Шигыренең ахырында Такташ, шул төп мәгънәне «урман» образы белән бәйләп,андагы матурлыкны саклап, яклап көрәшүче лирик герой – партизан булып сөйли.Шунда үзе көтүче булып яшәгән балачагына түгел, ә «Урманның» якты киләчәгентөзүче – инженер булып «бер килер көннәргә» кайтырга сүз бирә. Ул килеркөннәрдә туган ягының да үзгәргән булачагына ышана. Инде хәзер үк ул, танылганшагыйрь буларак шул килер көннәрнең якынаюы өчен көрәшә. Соңгы строфа шуңа күрәкүтәренке рухта, ышанычлы яңгырый.
г). Нәтиҗә ясау.
ҮЗБӘЯ №1
V.Физкульминут.
(Магнитофоннан кошлар тавышы яңгырый .)
— Балалар, күзләрне йомдык.Үзебезне матур агачлар үскән урманда йөрибез дип хис итик. Агачларга кунган төрлекошлар үзләренең дәртле җырлары белән безне озатып йөриләр. ( Укытучы музыкаастында шигырь укый.)
Бәхетем ташып, күңел тулганда,
Йөземне шатлык яше юганда.
Мин киләм һаман җырлы урманга
Кәккүк моңнарын тыңларга .
— Ял итеп алдык , укучылар , дәресебезнедәвам итик.
VI. Белемнәрне беренчел ныгыту.
1. Илһам Шакиров башкаруында “Яңа кара урман”җырын тыңлап китәбез һәмсорауларга җаваплар бирәбез?
а) -Кем ул Илһам Шакиров? (Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлауманерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров.Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруындахалкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң беләняңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әлләникадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде).
б) — Җыр нәрсә турында? ( Кара урман турында)
в) Җыр белән шигырьнең уртак һәм аермалы якларын билгеләү:
— Кара урман нинди мәгънә белдерә? (Татартормышы авыр булган. Юкка гына кара урман белән чагыштырылмаган. Ләкин кешеләрүз хәсрәтләренен җырлап булса да җиңеләйтергә тырышкан. Бу җыр аша без татархалыкының авыр заманнарда да төшенкелеккә бирелмәвен, кыенлыкларны җиңәргә,киләчәккә өмет-ышаныч белән карап яшәргә тырышуын күрәбез).
-Тормыш авырлыгын белдерүче нинди образлар – метафоралар кулланылган? (Караурман, кара елан, караңгы төн — димәк, кара урман образы татар халык җырларындаавыр, михнәтле тормыш, кайгы-хәсрәт символы булып килә).
2.Ирекле шигырь билгеләмәсен әсәрмисалында аңлату:
Ирекле шигырь-шигырь юлларында буыннар аны төрлечә, басымлы яки басымсыз иҗекләре иреклесанда булган, иҗекне арттыруга яки кыскартуга нигезләнгән шигырь формасы. Аныалман шагыйре Һейне һәм француз символчысы Уитмен уйлап чыгаралар, ул ХХ г.шигъриятендҽ киң кулланыла. Рус шагыйрьләре А.Блок, М.Кузьмин, татарның ―даһи127 җырчысы — Һ.Такташ иҗатында ирекле шигырь калыбы үстерелә.
Иреклешигырь төрле сандагы иҗекләрдән тора (дәфтәрләргә язу).
— Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, юлларның“тәртипсез” язылуы нигә кирәк? (Шигырьнеңяңгырашын матурайта, көчәйтә).
— Ул ничек көчәйтә ала? (Урман дип әйткәч,зур пауза ясала. Моның белән Такташ ―Урман сүзенә игътибар иттерә, уйланыргамәҗбүр итә).
ҮЗБӘЯ №2
VII. Өй эше: өч дәрәҗәдә бирелә:
1.Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнү.
2. Индивидуаль эш: 119нчы бит, 3нче биремне дәфтәрләргә эшләргә.
3.Шигырьдән ошаган өзекне ятларга.
VIII. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре):
— Бу дәрестә нәрсә аңладыгыз?
— Кайсы төп төшенчәләрне истәкалдырдың?
— Шигырь кәефе нинди булды?
— Синең кәефең нинди булды?
— Синең эш нәтиҗәң нинди?
— Кемне мактый алабыз?
— Авырлык кайда туды?
— Чыгу юлын таптыкмы?
IX. Үзбәя.
Үзбәя |
|||
Число: |
Фамилиясе, исеме: |
Килешәм “ + ”, килешмим “ — ” |
|
Һәр эшне бәяләү: |
|
Дәресне бәяләү: |
|
Биремнәр |
Бәяләү |
|
|
Миңа дәресне аңладым. |
|
||
1. №1 |
|
Миңа дәресне аңладым, ләкин сораулар калды. |
|
2. №2 |
|
Мин бу дәресне аңладым, башкаларга да аңлатып бирә алам. |
|
|
|
Мин үземнән… |
1.Канәгать 2.Канәгать түгел 3.Бик үк канәгать түгел |
|
|
Бу дәрескә үземнең билгем |
“ 5 ” “ 4 ” “ 3 ” |
Урман
(Рабфакны бетерепВУЗда укучы
бер студентныңистәлегеннән)
Урман.
Анда давылсимфониясе,
Анда үзенә башкатавышлар,
Анда кыргыйкошлар,
Ач бүреләр җырлый,
Анда шаулыйкүлләр, камышлар…
Урман.
Бер агачтан күчепбер агачка,
Азык эзләп очкансандугач
Адашкандыр, бәлки,
Ул урманда,
Мескен,
Кайда кунар инде,төн булгач…
Урман.
Яфраклы төн.
Урман —
Зәңгәр төтен.
Яздыр әле анда
Һаман да…
Урман.
Читләрендә аныңәнкәй арыш урган,
Ләкинбашкаларга…
Мескен…
Үзе ачтан үлгәнсоңыннан.
Миннән хәзер еракбулган,
Минем көтү көтепйөргән урман!
Сәлам сиңа сөйгәнулыңнан!
Синең бөтен җиреңминем хәтердә;
Сагынсам да сине,
Яратсам да сине,
Кайта алмыйм әлехәзергә.
Урман!
Сагынсам да синдәтиз булмам.
Юлларымның башысиндә, урман!
Яшьлек көнем синдәузган!
Синең яланыңда
Әткәй китте акларкулыннан.
Урман!
Мин партизан сиңакайтырмын!
Кайтырмын беркилер көннәргә;
Тик көтүче булыптүгел,
Ә инженер булыпэшләргә!
Үзбәя |
|||
Число: |
Фамилиясе, исеме: |
Килешәм “ + ”, килешмим “ — ” |
|
Һәр эшне бәяләү: |
|
Дәресне бәяләү: |
|
Биремнәр |
Бәяләү |
|
|
Миңа дәресне аңладым. |
|
||
1. №1 |
|
Миңа дәресне аңладым, ләкин сораулар калды. |
|
2. №2 |
|
Мин бу дәресне аңладым, башкаларга да аңлатып бирә алам. |
|
3. №3 |
|
Мин үземнән… |
1.Канәгать 2.Канәгать түгел 3.Бик үк канәгать түгел |
|
|
Бу дәрескә үземнең билгем |
“ 5 ” “ 4 ” “ 3 ” |
Үзбәя |
|||
Число: |
Фамилиясе, исеме: |
Килешәм “ + ”, килешмим “ — ” |
|
Һәр эшне бәяләү: |
|
Дәресне бәяләү: |
|
Биремнәр |
Бәяләү |
|
|
Миңа дәресне аңладым. |
|
||
1. №1 |
|
Миңа дәресне аңладым, ләкин сораулар калды. |
|
2. №2 |
|
Мин бу дәресне аңладым, башкаларга да аңлатып бирә алам. |
|
3. №3 |
|
Мин үземнән… |
1.Канәгать 2.Канәгать түгел 3.Бик үк канәгать түгел |
|
|
Бу дәрескә үземнең билгем |
“ 5 ” “ 4 ” “ 3 ” |