X-PDF

Разговоры о важном

Поделиться статьей

«Авазлар һәм хәрефләр»

(2 нче сыйныфның татар төркемендә

кабатлау-йомгаклау дәресе)

Тема:Авазлар һәм хәрефләрне гомумиләштереп кабатлау.

Максаты:

1.Авазлар һәм хәрефләр турында алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, белемһәм күнекмәләрне ныгыту.

2.Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләре үстерү.

3.Мөстәкыйль эшчәнлекне үстерү. Тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Дәрес тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни

кабатлау-йомгаклаудәресе.

Җиһазлау: Дәреслек, тестлар, авазлар, хәрефләр җыелмасы, сүзлек, алфавит

 

Дәрес планы.

I.Психологик уңай халәт тудыру. Исәнләшү, хәерле көн теләү. Дежурукучы белән әңгәмә.

-Исәнмесез, укучылар, килдегезме дәрескә?

Уен-көлке,мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?

·        Кыңгырауныишеттек тә,

Ашыктыкбез дәрескә.

Җиңнәребезнесызганып

Тотынабыззур эшкә.

Рәхмәт,укучылар, шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Бүгенкем дежур? (дежур укучы белән әңгәмә)

-Укучылар, сез могҗизага ышанасызмы?

-Әкиятләргә ышанасызмы?

-Безгә нинди бәйрәм якынлаша ?

Көз бәйрәме, уңыш бәйрәме.Сөмбелә. Бу бәйрәм – тылсымлы, күңелле бәйрәм. Сез минем белән килешәсезме? Бу бәйрәм турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучыларның җавабы

Ук.-Әгәр дә сез бүгенге дәресебездә туган телебездә сорауларга матур итеп җавапбирсәгез, биремнәрне дөрес итеп үтәп чыксагыз, тылсымчы кунакка киләчәк. Сезмоңа әзерме?

2. Дәреснең темасын билгеләү. Логик хаталарны табыгыз.

Шигырьне уку һәм хаталарын әйтү.

Адашкан хәрефләр.

 

Ничекбулса да булган

Авазларязган юлдан,

Читсүзләргә кергәннәр

Һәмадашып йөргәннәр.

 

 

 

Карлыгачпешеп утырган

Субуенда кунакта,

Әкарлыган очып йөргән

Зәңгәркүктә еракта.

Сәләй Вагыйзов

 

 

Укытучы:Укучылар, ниндинәтиҗә ясыйбыз?

 

Нәтиҗә ясау. Әгәр без сүздәгебер генә хәрефне дөрес язмасак та, бер генә авазны дөрес әйтмәсәк тә бөтен берсүзнең дә, җөмләнең дә мәгънәсе үзгәрә.

Укытучы: Әйе . Дөрес сөйләшсәккенә, мәгънәне аңлап була. Бик зур рәхмәт сезгә. Димәк, укучылар, без бүгеннинди темага сөйләшәчәкбез?

Укучылар. Без бүген авазлар һәмхәрефләр турында сөйләшәчәкбез.

Укытучы. Бик дөрес. Без бүген авазлар һәм хәрефләр турында белемнәребезнеискә төшерербез. Әйдәгез тылсымлы Яңа елга үзебезнең белемнәребезне күрсәтәбез.Авазлар һәм хәрефләр турында яхшы белүебезне исбат итәбез.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Тема буенчаөйрәнелгән кагыйдәләрне искә төшереп китәбез. Беренче эш итеп Сорауларга–җавап бирәбез.

1.    Без ишетә торгансүзләр нәрсәдән тора? Без ишетә торган сүзләр авазлардан тора.

2.    Авазлар нинди 2төркемгә бүленә? Сузык авазлар һәм тартык авазлар була.

3.    Сузык авазларнинди 2 төркемгә бүленә? Калын сузыклар һәм нечкә сузыклар була.

4.    Тартык авазларнинди 2 төркемгә бүленә? Тартык авазлар яңгырау һәм саңгыраутартыкларга бүленә.

5.    Авазларны язуданәрсә белән белдерәбез? Авазларны язуда хәрефләр белән белдерәбез.

6.    Хәрефләрнеңбилгеле бер тәртиптә урнашуы ничек атала? Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптәурнашуы алфавит дип атала.

7.    Көндәлек тормыштаалфавит кирәкме? Кирәк. Китапханәдә китаплар алфавит тәртибендәурнаштырылган, исемлекләрне алфавит тәртибендә язалар, сүзлекләрдәге сүзләралфавит тәртибендә языла.

8.    Татар алфавитындабарлыгы ничә хәреф? Татар алфавитында барлыгы 39 хәреф?

9.    Рус алфавитындабулмаган татар хәрефләрен әйтегез. Ә,Ө,Ү,Җ.Ң.Һ хәрефләре рус телендә юк.

10.                      Кайсы авазларны әйткәндә, һава агымы каршылыкка очрамый? Сузыкавазларны әйткәндә.

11.                      Татар алфавитында ничә сузык аваз хәрефе бар? Татар алфавитында9 сузык аваз хәрефе бар.

12.                      Калын сузык авазларны әйтегез. А,о,у,ы – калын сузыклар.

13.                      Нечкә сузык авазларны әйтегез. Ә,Ө,Ү,Э,И нечкә сузык авазлар.

14.                      Аваз белдерми торган хәрефләрне әйтегез? ъ калынлык хәрефе һәмь нечкәлек хәрефе аваз белдермиләр.

15.                      Я, е,ю хәрефләренең үзенчәлеге нәрсәдә? Я, е,ю хәрефләре икеаваз кушылмасын белдерә.

16.                      Үсми калган хәреф дип кайсы хәрефне атыйлар, ни өчен? Ң хәрефенүсми калган хәреф дип атыйлар, чөнки ң хәрефеннән башланган сүзләр юк.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар,булдырдыгыз. Эшебезне дәвам итәбез.

Үзегезгә билгеләркуярга онытмагыз.

III. Төп өлеш.

1.    Сүзлек диктантыязу.

 Көз, яфрак, көн, төн, кошлар, яңгыр, Сөмбелә.

Җилкәдәш парлар белән эш. Орфограммаларнытикшерү, кагыйдәләрне искә төшерү. Моделен тактада күрсәтә бару.

2.    Төркемнәрдә эш. Сүзләрне алфавиттәртибендә урнаштырыгыз, сорауга җавап бирегез.

1 нче төркем. Ямьле, сәгать, мәкаль — Бусүзләрдә нечкәлек хәрефе ни өчен языла? — Сүзләрнең һәм иҗекләрнең нечкәәйтелешен белдерү өчен языла.

2 нче төркем. Игълан, игътибар,тәкъдим.

Бу сүзләрдә калынлык хәрефе ни өчен языла?

Нечкә иҗектәге к, г хәрефләренең калынәйтелешен белдерү өчен языла.

3 нче төркем Көньяк, кулъюгыч,берьеллык.-

·        Бу сүзләрдә калынлык һәм нечкәлек хәрефләре нәрсәне белдерә?

·        Бу сүзләрдә калынлык һәм нечкәлек хәрефләре аеруны белдерә.

Физкультминут.

Сораулар.

·        Яфрак сүзендә ничә саңгырау тартык авазбар? (2)

·        Көн сүзендә ничә яңгырау тартык аваз бар? (1)

·        Кошлар сүзендә ничә иҗек бар? (2)

·        Сезнеңтөркемдә ничә укучы?

3.    Транскрипциягәкарап сүзне әйтәбез һәм язабыз. “Дөрес әйт, дөрес яз” сүзлеге белән эш.

[төлкө] , [а гъ а ч], [сәгъәт], [йыл]

Нәтиҗә: Сүзлектән кирәкле сүзләрне тизтабу өчен алфавитны белергә кирәк. Сөйләмебез матур булсын өчен без сүзләрнедөрес әйтеп сөйләшергә тиешбез. Сүзләрне дөрес әйтеп сөйләшергә тизәйткечләрөйрәтә.

Укучылардан тизәйткечләр әйттерү.

3.    Хатаны тап”уены . Сүзләрнең хәреф — аваз анализында җибәрелгән хаталарны төзәтегез.

1.    Төлке [төлкө] — -бу сүз 5 аваздан, 5 хәрефтән тора.

Представленная информация была полезной?
ДА
58.73%
НЕТ
41.27%
Проголосовало: 962

Төл-ке – 3 иҗекле сүз.

[т] – саңгырау тартык ;

[ө] – нечкә сузык;

[л] – яңгырау тартык;

[к] – саңгырау тартык;

[ө] – нечкә сузык.

Бу – нечкә әйтелешле сүз.

2.    Агач [а гъ а ч] –- бу сүз 4 хәрефтән , 4 аваздан тора.

[а ] – калын сузык

[гъ] — яңгырау тартык;

[а ] — калын сузык

[ч] — саңгырау тартык.

Бу – нечкә әйтелешле сүз.

3.    Ел [йыл] — hello_html_m16ec3bb9.pnghello_html_40ddb416.png— бу сүз 2хәрефтән, 3 аваздан тора.

[й] — саңгырау тартык;

[ы] — калын сузык

[л] — саңгырау тартык;

Бу – калын сүз.

(ТАКТАДА дөрес җаваплар КҮРСӘТЕЛӘ, укучылархаталарын төзәтәләр.)

3.    Төшеп калгансүзләрне языгыз. Көз бәйрәменә ничек әзерләнәсез, бәйрәмдәнәрсәләр эшлисез, шул турыда сөйләгез.

1.   Паркта.

Туганягыбызга көз  килде. Балалар паркка килделәр. Җиргә сары, кызгылт яфраклар коела. Марат белән Алсу  матур  яфраклардан букет ясыйлар. Балаларга  бик күңелле.

2.   Көзге  көн.

Көннәркыскарды, төннәр озайды. Кояшлы, җылы көннәр азайды. Яңгырлар ява. Салкын җилләр исә. Кошларның  күбесе  җылы  якларгаочып киттеләр. Безгә бик ямансу калды.

3.   Сөмбеләкүңелле бәйрәм. Без тырышып бәйрәмгәәзерләнәбез. Җырлар,биюләр, шигырьләр өйрәнәбез.

 

 

3.   Ишекшакыган тавыш ишетелә. Тылсымчы килеп керә.

·        Исәнмесез,кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар. Мине таныйсызмы? Мин Тылсымчы. Минүземнең тылсымлы көзгем аша дәрестә сезнең ничек эшләвегезне күзәттем. Рәхмәт,балалар, бик тырышып эшләдегез. Туган телегезне яратыгыз, саклагыз. Ә мин сезгә Сөмбелә-Уңыш бәйрәменә чакыру кәгазе алыпкилдем. Ул 18 нче октябрь көнне сәгать көндезге бердә мәктәпнең актлар залындабулачак. Рәхим итегез. Мин сезне көтәм.

Тылсымчы Чакыру һәм бүләкләр өләшә.

Укучылар:Рәхмәт, Тылсымчы.

(Аннары тылсымчы саубуллашып чыгыпкитә. Укучылар урыннарына утыралар.)

Дәресне йомгаклау:

Рефлексия.

3.    Ә хәзер укучылартест биремен үтибез. Тест MyTest программасы ярдәмендәтөзелде.

1.    Авазлар саныхәрефләр саныннан күбрәк булган сүзне күрсәтегез.

А) керпе Ә) куян Б) бүре

2. Авазлар саны белән хәрефләр саны турыкилгән сүзне күрсәтегез.

А) дөнья Ә) кояш Б) уенчык

3. Хәрефләр саны авазлар саныннан күбрәкбулган сүзне күрсәтегез.

А) бизәк Ә) чыршы Б) игълан

4. Иҗеккә дөрес бүленгән сүзне күрсәтегез.

А) уку – чы Ә) у – кы – ту – чы Б) уңыш –лар

5. Кайсы сүздә күп нокталар урынына ьхәрефе куела?

А) Ях..я Ә) нәк… Б) табигат…

Килеп чыккан билгене таблицага куегыз.

·        Укучылар,дәресебез ахырына якынлашты. Сезнең өчен дәрестә иң кызыклысы нәрсә булды?Нинди яңалыклар белдегез?

·        Ә хәзер дәресбарышында куйган билгеләр буенча үзегезгә билгеләр куегыз.

-Дәрес өчен рәхмәт. Киләсе дәрестә “Авазлар һәм хәрефләр “ темасы буенча биремледиктант язачакбыз.

 

 

“Авазлар һәм хәрефләр” темасын кабатлау

Орфограмма

 

Сүзләрдәсузык һәм тартык аваз

хәрефләренеңдөрес язылышы я, ю, е хәрефләренең

дөресязылышы ъ һәм ь

хәрефләренеңдөрес язылышы

 

Калынһәм нечкә әйтелешле сүзләр

Яңгырауһәм саңгырау тартыклар

Хәреф– аваз анализы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Поделиться статьей
Автор статьи
Анастасия
Анастасия
Задать вопрос
Эксперт
Представленная информация была полезной?
ДА
58.73%
НЕТ
41.27%
Проголосовало: 962

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram

ОБРАЗЦЫ ВОПРОСОВ ДЛЯ ТУРНИРА ЧГК

Поделиться статьей

Поделиться статьей(Выдержка из Чемпионата Днепропетровской области по «Что? Где? Когда?» среди юношей (09.11.2008) Редакторы: Оксана Балазанова, Александр Чижов) [Указания ведущим:


Поделиться статьей

ЛИТЕЙНЫЕ ДЕФЕКТЫ

Поделиться статьей

Поделиться статьейЛитейные дефекты — понятие относительное. Строго говоря, де­фект отливки следует рассматривать лишь как отступление от заданных требований. Например, одни


Поделиться статьей

Введение. Псковская Судная грамота – крупнейший памятник феодального права эпохи феодальной раздробленности на Руси

Поделиться статьей

Поделиться статьей1. Псковская Судная грамота – крупнейший памятник феодального права эпохи феодальной раздробленности на Руси. Специфика периода феодальной раздробленности –


Поделиться статьей

Нравственные проблемы современной биологии

Поделиться статьей

Поделиться статьейЭтические проблемы современной науки являются чрезвычайно актуальными и значимыми. В связи с экспоненциальным ростом той силы, которая попадает в


Поделиться статьей

Семейство Первоцветные — Primulaceae

Поделиться статьей

Поделиться статьейВключает 30 родов, около 1000 видов. Распространение: горные и умеренные области Северного полушария . многие виды произрастают в горах


Поделиться статьей

Вопрос 1. Понятие цены, функции и виды. Порядок ценообразования

Поделиться статьей

Поделиться статьейЦенообразование является важнейшим рычагом экономического управления. Цена как экономическая категория отражает общественно необходимые затраты на производство и реализацию туристского


Поделиться статьей

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram
Заявка
на расчет