Тема: Саннарны гомумиләштереп кабатлау.
(Дәрес — квест)
(VI класс)
Максат: 1. Белем бирү: саннар турындагыбелемнәрне: төркемчәләрен, ясалышын, язылышын гомумиләштереп ныгыту.
2. Фикерләү сәләтен үстерү: балаларныңбәйләнешле сөйләм телен, саннарны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту, фикерләүсәләтен үстерү.
3. Тәрбияви: туган телебезгә мәхәббәттәрбияләү, бер — берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
1. Предмет нәтиҗәләре: 1.Саннарны, сан төркемчәләренсөйләмдә дөрес куллана белү
2.Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучыларда телне өйрәнүгәкызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.
3.Метапредмет нәтиҗәләр:
— регулятив: дәрестә өйрәнелгән материалның фәннеөйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.
— танып-белү: сан төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табуһәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.
— коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикеренисәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү, төркемнәрдә эшләгәндә, төрлемисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәмформалаштыру.
Җиһазлау: компьютер,мультимедиа проекторы, карточкалар
Дәрес төре: Белемнәрнекамилләштерү, ныгыту.
