X-PDF

Сценарие мероприятие Мама-самый дорогой человек

Поделиться статьей

“ Әни – иң кадерлекеше

 

Максат: Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларынтагын  бер кат

аңлату; әниләргәхөрмәт, ярату хисе тәрбияләү, аларны

рәнҗетмәскә,аларгаавыр сүз әйтмәскә кирәклеген төшендерү.

Җиhазлау: проектор, әниләрнең балалар үзләре ясаган портретлары,кәгазьдән ясалган лалә чәчәкләре.

Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле әниләр, кадерле укучылар! Әниләркөненә багышланган кичәбезне башлыйбыз. (Әниләргә багышланган шигырь укыла)

Кадерле әниләребез! Сезнең барыгызныда “Әниләр көне” белән тәбрик итәбез. Мәхәббәтегез сүрелмәсен, сабырлыгыгызкимемәсен, рәхим-шәфкатегез җуелмасын. Берегезгә дә бала кайгысы күрергәязмасын. Үстергән балаларыгызның бары тик изгелекләрен генә тоеп яшәргә насыйпбулын.

Иң-иңсабыр, иң-иң тыйнак,

Иңягымлы кешеләр.

Иңсөйкемле, мәрхәмәтле,

Аларбезнең әниләр.

Иң-иңәйбәт балаң булып

Яшәсәмярар иде.

Әниемнеңышанычын

Акласамярар иде.

 

Җылыназ ул,әнием, синдә генә,

Иркәсүзләр – синең телдә генә.

Матурхисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изгесинең, әнием, теләгең дә.

 

Зәңгәркүгемдә ал кояш

Сүнмәсен,сүрелмәсен.

Әниләрнеңнурлы йөзе

Гелкөләч булып калсын.

 

Шатлыкларныяки кайгыларны,

Анакебек хис итүче

Белмимбар микән!

Хисләрдиңгезенең иң тирәне

Анадаикән.

Алып баручы . Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иңяхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.

– Балалар, кайсыгызәниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле.Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләкитеп кабул итегез.

 

1.Жыр “Әнием-кадерлем” Мотыгуллина  Софья, Мингазова Азалия

Шигырь “Әни кирәк”    Нарчаев Кәрим, Мухиев Илнур

Көннәрякты булсын өчен,

Йокытатлы булсын өчен

Әникирәк, әни кирәк.

Җил-яңгырдансаклар өчен,

Усалларданяклар өчен

Әникирәк, әни кирәк.

Ашлартәмле булсын өчен,

Дөньяямьле булсын өчен

Әникирәк, әни кирәк.

Гөлләрчәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлыкартсын өчен

Әникирәк, әни кирәк.

Иңкадерле кеше җирдә

Әни,димәк.

Алып баручы:  Әйе, әни барыбызга да кирәк.

Әниләрдән газиз кембар?

Алар күңелендәизгелек.

Әниләрне ,зинһар,саклый белик

Авыр сүзләр әйтепрәнҗетмик.

Ә без әниләргә ниндиматур сүзләр әйтәбез соң? Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Уен “Матур сүзләр” дипатала. Хәзер мин сүзләр әйтәм, бу сүзне әниләргә әйтсәк – бу як, балаларгаәниләр әйтсә – икенче як кул күтәрә.

Әнигә                                                              Балага

Кадерлеәнием!                                               Балакаем!

Әнекәем!

Җимешем

Кызым

Газизем!                                                             Бәләкәчем!                                                                                                  Алтыным!                                                         Улым!

Бердәнберем!                                                    матурым  !

Багалмам!

Кояшым!

 

Көнгә ничә тапкыр“әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни”диюләр.

Шигырьләр һәм җырларбүләк итик,

Бүләк итик матурбиюләр.

2. бию. Татар халыкбиюе. Гиниятуллина Азалия.

 

Алып баручы. Иң матур биюләрне, иң матур җырларны сезгәбагышлыйбыз – әниләр!

3. “Иң матур җыр” — Калмыков Андрей.

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында

минем әни турында

Нинди булган, нинди уңган

Ул һәр эштә, һәр кайда.

Йомшак сүзе,

Представленная информация была полезной?
ДА
58.73%
НЕТ
41.27%
Проголосовало: 962

Нурлы йөзе елмая.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем, әнием

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

Күрәсезме чәчәк кебек

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем, әнием

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

 

Алып баручы. Мин хәзер шигырь укыйм, сез сүзен генәәйтергә тиеш.

Миңа башлап“гүзәлем”,- дип,

“Йом кадерлемкүзләрең”,- дип,

Бишек җыры көйләгән,

Куенына алып ятып,

Төннәр буематур-матур

Әкиятләр сөйләгән

Бергә: Әнием.

Үчти- үчти, чәчәгем,-дип,

Ефәк кебек чәчләрең,-дип,

Туя алмыйча үбүче,

Орчык кадәр чагымдада

“Дәү кызым син” – дипсөюче

Бергә: Әнием.

Чәчләремә бантикбәйләп,

Мәктәпкә озатучы,

Ак бант кебек сафбулырга

Теләк, дәрт уятучы

Бергә: Әнием!

 

Алып баручы. Әниләрнең эше шундый күп, санап бетерә торгантүгел. Үзегез әни булып карагыз әле! (Ике кыз чыга, икесе – урындык янында. Җыртәмамланганчы укучы кызны киендереп, чәчен үреп куярга кирәк)

 

4. “Нәни дусларым”җыр.Хайбрахманова Фатима, Әюпова Динә.

 

Алып баручы. Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?  Мин булышамди  ___

“Мин әнигә булышам”Гатин Камил

Алып баручы. Өйдәге тагын бер ярдәмчебез – әбиләр -алар дабит әниләр. “Дәү әни”  шигырен тыңлыйбыз.

 

5.  Җыр “Әбием,әбекәем.”Григорьев Рамазан

 

Алып баручы. Хәзер тагын бер уен: “ Мәкальне җый!” Кемчыга? Алар биремне үтәгәнче бию карап алабыз.

 

6. Бию. 2 нче сыйныфукучылары

 

— Бала кечкенәвакытта беләккә авыр,            үскәч — йөрәккә авыр.

        Алтмышка җитсен бала,                             ана өчен ул һаман да бала.

        Ана күңеле балада,                                       балакүңеле далада.

        Яктылык – кояш янында,                             яхшылык – ана янында

        Ата – анасына изгелеккүрсәтмәгән,           олыгайгач  үзе дә изгелек                      күрмәс .

        Ана сүзен тотмаган                         олыгайганчыигелек күрмәгән.

        Ана ачуы – язгы кар:                                     күпбулса да   тиз эри.                         Үз анасын зурлаган,                                      кешеанасын хурламас.

 

 

Алып баручы.

Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле күзләр –синеке!

Йомшак җылы куллар –синеке!

Иң – иң татлы сүзләр– синеке!

Җан изрәткән җырлар –синеке!

Синсез дөнья күрмәсидек,

Синсез берни белмәсидек,

Синсез берни кылмасидек,

Синсез кеше булмасидек!

 

7.“Әниемә” җыры,бүләкләр бирү.Җырлый Сабирҗанова Розалина

 

Алыпбаручы.Тормышыбызгаямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез — әниләр! Сезнебәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез,һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!Барыгызга да имин тыныч тормыш телим.

 

8.Бәйрәмне“Тынычлык” җыры белән тәмамлыйбыз.

 

 

 

 

 

 

 

 


Поделиться статьей
Автор статьи
Анастасия
Анастасия
Задать вопрос
Эксперт
Представленная информация была полезной?
ДА
58.73%
НЕТ
41.27%
Проголосовало: 962

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram

ОБРАЗЦЫ ВОПРОСОВ ДЛЯ ТУРНИРА ЧГК

Поделиться статьей

Поделиться статьей(Выдержка из Чемпионата Днепропетровской области по «Что? Где? Когда?» среди юношей (09.11.2008) Редакторы: Оксана Балазанова, Александр Чижов) [Указания ведущим:


Поделиться статьей

ЛИТЕЙНЫЕ ДЕФЕКТЫ

Поделиться статьей

Поделиться статьейЛитейные дефекты — понятие относительное. Строго говоря, де­фект отливки следует рассматривать лишь как отступление от заданных требований. Например, одни


Поделиться статьей

Введение. Псковская Судная грамота – крупнейший памятник феодального права эпохи феодальной раздробленности на Руси

Поделиться статьей

Поделиться статьей1. Псковская Судная грамота – крупнейший памятник феодального права эпохи феодальной раздробленности на Руси. Специфика периода феодальной раздробленности –


Поделиться статьей

Нравственные проблемы современной биологии

Поделиться статьей

Поделиться статьейЭтические проблемы современной науки являются чрезвычайно актуальными и значимыми. В связи с экспоненциальным ростом той силы, которая попадает в


Поделиться статьей

Семейство Первоцветные — Primulaceae

Поделиться статьей

Поделиться статьейВключает 30 родов, около 1000 видов. Распространение: горные и умеренные области Северного полушария . многие виды произрастают в горах


Поделиться статьей

Вопрос 1. Понятие цены, функции и виды. Порядок ценообразования

Поделиться статьей

Поделиться статьейЦенообразование является важнейшим рычагом экономического управления. Цена как экономическая категория отражает общественно необходимые затраты на производство и реализацию туристского


Поделиться статьей

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram
Заявка
на расчет