X-PDF

ТАТАР ТЕЛЕН БЛОКЛЫ-МОДУЛЬЛЕ УКЫТУ НИГЕЗЕНДӘ УНИВЕРСАЛЬ УКУ ГАМӘЛЛӘРЕ ФОРМАЛАШТЫРУ

Поделиться статьей

ТАТАРТЕЛЕН БЛОКЛЫ-МОДУЛЬЛЕ УКЫТУ НИГЕЗЕНДӘ УНИВЕРСАЛЬ УКУ ГАМӘЛЛӘРЕФОРМАЛАШТЫРУ

 

 

Аннотация.  В даннойстатье рассматриваются вопросы организации учебного процесса по родному(татарскому) языку на основе блочно- модульной системы. Эта технология помогаетучителю достичь предметных и метапредметных и личностных результатовв соответствии с обновленными  ФГОС основного общего образования,совершенствовать у учащихся речевую, языковую и этнокультурную компетенции.

Ключевыеслова:татарский язык, блочно-модульная технология, результатыобучения, универсальные учебные действия.

        ЯңартылганФедеральдәүләт белем бирүстандартларындаәйтелгәнчә, төпталәпләрнең берсе гомуми белем бирүнең көтелгән нәтиҗәләренәирешүне тәэмин итәрлек уку-укыту процессын оештыру [1]. Әлеге бурычны уңышлы хәл итү өчен, бүгенгекөндә фәнни-методик хезмәтләрдә төрле технологияләр тәкъдим ителә, һәм укытучытуган тел дәресләрендә шулардан файдалана ала. Укыту тәҗрибәсеннән чыгып, шуныәйтә алабыз: педагогик технологияләр арасында блоклы-модульле укыту системасы белемһәм тәрбия бирүнең максат-бурычларын, үрнәк эш программасы таләпләрен үтәргәһәм планлаштырылган шәхескә кагылышлы, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләренәтулысынча  ирешергә мөмкинлекләр булдыра. Инде XX гасырда ук билгеле булган һәмтөрле фәннәрне укытуда киң кулланылган блоклы-модульле укыту технологиясенең үзенчәлекләре,уңышлы яклары, мөмкинлекләре һәр укытучыга таныш дип уйлыйбыз. Татар телеукытучылары фикеренчә, блоклы-модульле технология укучыларны мөстәкыйль эшчәнлекалып барырга өйрәтүдә иң кулай алымнарның берсе дип әйтергә мөмкин.  Бу очрактамодуль  укытуның нигезен тәшкил итә. Блок – ул зур тематик бүлек. Һәр блок  үзэченә төрле характердагы биремнәрне алган дидактик комплекс буларак кабулителә. Модульле укытуның асылы шуннан гыйбарәт: модуль белән эш барышында укучымөстәкыйль яки укытучы ярдәмендә танып-белү максатларын гамәлгә ашыра. Методик чыганакларгамөрәҗәгать итеп, бүгенге шартларда татар телен нәтиҗәле өйрәтүгә таяныч булганәлеге укыту технологиясенең өстенлекләренә киңрәк тукталып үтәсебез килә. Беренчедән,укыту материалының төп  эчтәлеге мөстәкыйль мәгълүмати комплексларда якиблокларда бирелә, димәк, күләмле материалны тыгызлап, берничә теманыберләштереп бирергә мөмкинлек туа. Бүгенге шартларда туган (татар) тел буенчапрограмма эчтәлегенең шактый күләмле булуы, әмма сәгатьләр саны аз булуы әлегеэш системасын куллануга этәрә. Атнага бер дәрес булгач, дәресләр арасындагывакыт аралыгы арта, һәм укучы үткән дәрестәге материалны оныта, авырлык беләнискә төшерә һәм яңа темага кереп китә. Шуның өчен башлангыч сыйныфлардаөйрәнелгән темаларны, яки рус теле дәресләре белән тәңгәл килгән очракларда,яки бер үк грамматик категориягә караган тел күренешләрен караганда, блоклыукыту системасы укытучы га да, укучыларга да яңа мөмкинлекләр бирә. Әйтик,укыту рус телендә һәм милли телдә алып барылган мәктәпләрнең һәркайсында 5 нчесыйныфта «Фонетика, орфоэпия» бүлеге, авазларның төркемнәрен, үзгәрешләренберничә сәгать дәвамында өйрәнү каралган [5].Авазларның сузыклар һәм тартыкларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә,тартыкларның яңгырау һәм саңгырау булуы турында башлангыч сыйныфлардаөйрәнүләрен искә алып, беренче дәрестә үк сузыкларның һәм тартыкларныңартикуляцион сыйфатларын, аваз үзгәрешләрен тулысынча карарга, ә калган берничәдәрестә укучыларда гамәли күнекмәләр булдырырга һәм тикшерү эшләре  үткәрергәмөмкин дип уйлыйбыз. Шуны да әйтеп үтәсебез килә: беренче дәрестә күп мәгълүматбирү өчен таблицалар, схемалар куллану уңышлы. Мәсәлән, татар теленеңүзенчәлекле тартык авазларының артикуляцион классификациясен түбәндәгечә аңлатыпбирү отышлы була.

 Татартеленең үзенчәлекле тартык авазларының артикуляционклассификациясе (Хәреф. Аваз. Ясалыш урыны. Мисаллар.Үзенчәлек)

ВВ — ирен-ирен [ваза], [завот] — алынма сүзләрдә

ВW  — ирен [wәкил], [аwыл] — татар сүзләрендә

ХХ — кече тел [хат], [рәхмәт]

ҺҺ — йоткылык [һәйкәл], [шәһәр]

ГГ еларты [гөмбә], [игэн] — нечкә сузыклар янында

ГГъ ечетел [гъариза], [агъач] — калын сузыклар янында

КК еларты [кишер], [мәктәп] — нечкә сузыклар янында

ККъ ечетел [къайын], [акъыл] — калын сузыклар янында

ЬҺәмзә (١) — бугаз авазы [мә١сәлә], [җөр١әт]

ЪҺәмзә  (١) — бугаз авазы [къор١ән]

Представленная информация была полезной?
ДА
58.67%
НЕТ
41.33%
Проголосовало: 1050

ЭҺәмзә  (١) — бугаз авазы [тә١мин], [тә١сир]

ММ рен-ирен, борын [малай],[алма]

НН ел-теш, борын  [нарат],[болон]

ҢҢ ечетел, борын [таң], [йаңа] үз башында киләалмый)

       Укучыларның телне белү, теманы аңлау дәрәҗәсеннән чыгып, бу таблица  беләнтөрле биремнәр эшләтергә мөмкин: таблицаны тулысынча әзер килеш биреп кабатлаттыру;укытучы тарафыннан аңлатмалар бирү; төрле баганалардагы кайбер тәрәзәләрне бушкалдыру һәм укытучы ярдәмендә яки үзлегеннән укучыларга шул тәрәзәләрне тутырыргакушу;  укучылардан мөстәкыйль рәвештә  4 нче багананы тутырттыру;  аерым тәрәзәләрдәхата калдыру һәм шул хаталарны таптыру һәм төзәттерү һ.б. Укытучы әлегебиремнәрне сайлауга һәм эшләтүгә иҗади якын килергә тиеш.

       Билгеле булганча, рус телендә һәм милли телдә гомуми белем бирү оешмаларының һәркайсында6 нчы сыйныфта «Морфология» бүлеге өйрәнелә. Мөстәкыйль сүз төркемнәренеңкүбесе турында укучыларның башлангыч сыйныфларда белем алуларын һәм әлегемәсьәләдә рус теле белән уртаклыклар, охшашлыкларның шактый булуын искә алып,мөстәкыйль сүз төркемнәре буенча аерым блок-модуль планлаштырырга була. Букүләмле теманы бирүдә терәк схема файдалану үзен аклый. «Җөмлә кисәкләре»,«Мәгънә буенча иярчен җөмләләрнең төрләре» дигән темаларны җиңел үзләштерергәярдәм итү өчен дә, бердәй грамматик күренеш буларак, хәлләрнең төрләре, иярченхәл җөмләләр турында белем һәм күнекмәләрне булдыруда һәм башка бик күптемаларны бирүдә блоклы-модульле системаны куллану отышлы була. Мәгълүматны,аңлатуны схемалар ярдәмендә оештыру укучыларда планлаштырылган универсаль укугамәлләре формалаштыруга китерә. Төгәлрәк әйткәндә, танып белү, регулятив һәмкоммуникатив универсаль уку гамәлләре булдыруга булышлык итә, чөнки схемаларярдәмендә укучы өйрәнелә торган объектны төп үзенчәлекләрен аерып күрсәтәторган модельгә әйләндерә һәм модельне үзгәртә белә, алган белемнәрен гомумиләштерәала, өйрәнү объектларын чагыштыру, классификацияләү өчен нигез һәм критерийсайлый, нәтиҗә чыгара, төрле схемалар һәм модельләр төзи һәм аларны гамәли кулланаала. Мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу укучыларга текст беләнэшләргә, андагы мәгълүматны системалаштырырга, чагыштырырга, анализларга,гомумиләштерергә, иң мөһим өлешен күрә һәм аера белергә, план төзергә,мәгълүматны диаграммаларда, схемаларда, терәк конспектларда күрсәтергә ярдәмитә. Болар белән беррәттән блоклы-модульле технологиянең икенче өстенлеген дәассызыклап китик:  укытучы блокны үзлегеннән үзләштерү өчен укучыларга кирәкле күрсәтмәләрһәм аңлатмалар бирә. Беренче дәрестә гомуми күзаллау булдырылгач һәм укытучытарафыннан күрсәтмәләр бирелгәч, укучылар югары дәрәҗәдә мөстәкыйль эшләргәкүнегәләр. Мондый эшчәнлек нигезендә ФДББС таләпләрендә билгеләнгән укытуның метапредметнәтиҗәләренә ирешү тагын да җиңеләя, һәм укучы  мөстәкыйль рәвештә куелган максатларгаирешү юлларын планлаштыра ала;  планлаштырылган нәтиҗәләр белән үзенеңгамәлләре арасында бәйләнешне билгели белә. Әлеге эшчәнлек барышында укучытыңлый, ишетә, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыра, туган теленең һәм рустеленең грамматик, синтаксик нормаларына туры китереп, дәлилле итеп үз фикерен сөйләмдәбашкаларга җиткерә белә, килеп чыккан проблемаларны коллективта уртага салыпхәл итәргә өйрәнә. Димәк, укучы алда әйтеп үткән универсаль уку гамәлләренә иябула.

      Блоклы-модульле укыту системасының өченче үзенчәлеге – һәр блок эчендә агымдагыһәм блок тәмамланганнан соң контроль тикшерүләр үткәрү мөмкинлеге. Әлеге таләпүтәлгәндә, укучы теманы (блокны яки модульне) өйрәнү барышында үзенеңэшчәнлеген контрольдә тота, төзәтмәләр кертә ала, уку мәсьәләсен чишүнеңдөреслеген бәяли белә, үзтикшерү, үзбәя күнекмәләренә ия була. Шулай эшләгәндәгенә, укучыларда үзлегеннән үсеш алу һәм камилләшү осталыгы булдыруга ирешепбула [3, с. 2]. Бу очракта укучылар уку максатларын һәм бурычларын,алымнарын һәм чараларын аңлап эш итәргә,  уку нәтиҗәләренә үзбәя бирергәкүнегәләр. Ә бу исә аларга шәхескә бәйле һәм социаль тәҗрибә  тупларгамөмкинлек бирә.  

       Әйтелгәннәрдән чыгып, татар телен укыту белән бәйле проблемаларны хәл итүмаксатында әлеге технологияне куллануның файдалы булуы турында нәтиҗә ясыйалабыз. Әлеге технологияне системалы һәм эзлекле куллану нәтиҗәсендә тугантелгә өйрәтүнең төп максатына – укучыларда сөйләм, тел, этномәдәни  компетенцияләрбулдыруга да ирешеп була. Укучыларга туган тел дәресләрендә тирәнтен белем бирү,аларда милли горурлык тәрбияләү  – бүгенге заман мәктәбе алдында торган иң мөһимбурычларның берсе. Һәр укучы үзе дә белем алуга омтылырга, ә мөгаллимнәр исәаның уку эшчәнлеге белән идарә итә белергә тиеш.

     Гомумән алганда, блоклы-модульле укыту системасына нигезләнеп гомуми белембирүне оештыру бүгенге көн татар теле укытучысының игътибар үзәгендә булыргатиеш дип саныйбыз. Башка педагогик технологияләрдән аермалы буларак блоклы-модульлеукыту технологиясенең төп максатлар — укучыларны үз эшләрен дөреспланлаштырырга, төрле чыганаклардан файдаланырга, чагыштыру, анализлау,системалаштыру кебек актив эш формаларын белем алуда кулланырга өйрәтү. Шулайэшләгәндә генә,  алган белемнәр төпле һәм ныклы була. Шуны да истә тоту мөһим:төрле  педагогик технологияләрне сайлап кулланганда, укучыларның яшен, белемдәрәҗәсен һәм  дәреснең темасын исәпкә алу; традицион һәм  инновационметодларның бер-берсен тулыландыруын истә тотып эш итү;  тел һәм сөйләм материалынвизуаь рәвештә кабул итүнең мөһимлегенә аерым игътибар бирү сорала.  

Әдәбият

           1. ФГОСООО https://www.garant.ru/products/ipo/prime/doc/401333920/(дата обращения 10.01.2023).

            2. Асмолов,А.Г. Как проектировать универсальные учебные действия в начальной школе. Отдействия к мысли/Бурменская Г.В., Володарская И.А. – М.: Просвещение, 2011. –152 с.

            3. Виды универсальных учебных действий (по материалам ФГОС НОО) URL: https://www.metod-kopilka.ru/page-udd-1.html ата обращения: 10.01.2023).

            4.  Скоробогатова Г.Г. Проблемная, проектная, модульная имодульно- блочная технология в работе учителя. М.: МИОО, 2002. – 69 с.

            5.Примерная рабочая программа по родному (татарскому) языку.    https://mon.tatarstan.ru/primernye_rabochie_programmy.htm (датаобращения 10.01.2023).   


Поделиться статьей
Автор статьи
Анастасия
Анастасия
Задать вопрос
Эксперт
Представленная информация была полезной?
ДА
58.67%
НЕТ
41.33%
Проголосовало: 1050

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram

ОБРАЗЦЫ ВОПРОСОВ ДЛЯ ТУРНИРА ЧГК

Поделиться статьей

Поделиться статьей(Выдержка из Чемпионата Днепропетровской области по «Что? Где? Когда?» среди юношей (09.11.2008) Редакторы: Оксана Балазанова, Александр Чижов) [Указания ведущим:


Поделиться статьей

ЛИТЕЙНЫЕ ДЕФЕКТЫ

Поделиться статьей

Поделиться статьейЛитейные дефекты — понятие относительное. Строго говоря, де­фект отливки следует рассматривать лишь как отступление от заданных требований. Например, одни


Поделиться статьей

Введение. Псковская Судная грамота – крупнейший памятник феодального права эпохи феодальной раздробленности на Руси

Поделиться статьей

Поделиться статьей1. Псковская Судная грамота – крупнейший памятник феодального права эпохи феодальной раздробленности на Руси. Специфика периода феодальной раздробленности –


Поделиться статьей

Нравственные проблемы современной биологии

Поделиться статьей

Поделиться статьейЭтические проблемы современной науки являются чрезвычайно актуальными и значимыми. В связи с экспоненциальным ростом той силы, которая попадает в


Поделиться статьей

Семейство Первоцветные — Primulaceae

Поделиться статьей

Поделиться статьейВключает 30 родов, около 1000 видов. Распространение: горные и умеренные области Северного полушария . многие виды произрастают в горах


Поделиться статьей

Вопрос 1. Понятие цены, функции и виды. Порядок ценообразования

Поделиться статьей

Поделиться статьейЦенообразование является важнейшим рычагом экономического управления. Цена как экономическая категория отражает общественно необходимые затраты на производство и реализацию туристского


Поделиться статьей

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram
Заявка
на расчет