X-PDF

Внеклассное мероприятие на тему Шәҗәрә

Поделиться статьей

Тема:  Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытмасин!

(“Шәҗәрә” бәйрәме)

 

Максат :  1. Ата – бабаларның нәсел тарихларын белү һәмсаклауның әһәмиятен аңлату.  Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өченмөһим чыганак булып торуларын төшендерү.

 2. Укучыларның танып – белү сәләтләрен, активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү.

3. Укучыларга миллипатриотик тәрбия бирү. Үз нәселеңне,туганнарыңны ихтирам итү, алар белән урынлыгорурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Фидан Садыйк улышәҗәрәсе, сандык, слайд.

Кичә барышы:

(Аулак  өй күренеше.  Кызлар кул эше белән шөгыльләнепутыра. Чигү чигәләр, бәйлиләр. Әкрен генә музыка уйный. Шул көй астында шигырь укыла)

1.     Бабаларың кем дип сорасагыз,

Җиркешеләре булган билгеле.

Типсә, тимер өзгән,                                                                                           Сукса ташны изгән,

Кирәкикән борган Иделне.

2.     Эшләгән ул бөтен гомере буе,

Җыргагашыйк булып яшәгән.

Кайгыларынҗиңсә,

Шатлыккилсә,

Төбе-тамырыбелән яңарган.

3.     Кечеләрне бер дә кечерәйтмәгән,

Олыларныолы итә белгән.

Ниндигенэ йортка аяк атласа да,

Саумысыздип,

Сәламбиреп кергән.

4.     Чукмар тотып,

Билгәкылыч тагып,

Читҗирләргә басып кермәгән.

Килсәдошман аның үз өстенә,

Мәйдантоткан,

Куркубелмәгән.

5.     Без бу җирдә гөлләр үстерәбез,

Ихтирамгалаек халкыбыз.

Җиребезнеңкүпме гомере булса,

Шуныңкадәр яшәү хакыбыз.

(Кызлар “Шәл бәйләдем” җырын җырлый, Рида биюен бии. Ишекшакыйлар. Гармун тавышы, “Әй аулак өй, аулак өй” көе.)

1нче кыз ( ишек катынакарап). Кем икән кызлар?

2 нче кыз (тәрәзәдән караганбулып).  Кызлар, егетләр килгән.

3нче кыз.  Аулак өй икәненкайдан белделәр микән?

4нче кыз. Кертик микән?Нишлибез, кызлар?

5нче кыз. Керсеннәр,күңеллерәк булыр.( Барып ишекне ача, егетләр керә.)

Егет. Әссәләмәгаләйкүм,кызлар.

Кыз. Егет, сиңа ни кирәк?

Егет. Әнигә килен кирәк.

(Җырлы бию.)

Егетләр ( бер якка тезелепбасып).

Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

Кызлар. Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап,

Кемне алырсыз микән?

( Татар биюе башкарыла. Егетләр, кызлар аралашыпутыралар.)

1нче кыз. Әйдәгез, йөзексалышлы уйныйбыз.

Кызлар, егетләр. Әйдәгез,әйдәгез.

Йөзек салучы (йөзек сала).Йөзек кемдә, сикереп чык!9

Йөзек салучы. Бу кызга ниндиҗәза бирәбез?

Егет. Биесен!

Егетлэр. Әйе, әйе биесен.Биесен!

( Кыз бии, башкалар кул чабып утыра)

Егетләр. Молодец! Ай, афарин!

Представленная информация была полезной?
ДА
60.97%
НЕТ
39.03%
Проголосовало: 1532

Хуҗабикә кыз. Әйдәгез,кызлар,кул эшләрен алып куыйык.

(Кызлар кул эшләрен җыялар, утырган урыннарынҗыештыралар).

Хуҗабикә (сандыкны ача). Менәшушында салып куйыйк.

1нче кыз ( Хуҗабикә кыз янынакилеп сандыктан беләзек алып кия дә җырлый). Беләзегем йөзегем, киярмен әле үзем…

2 нче кыз. Бу серле сандыктатагын ниләр бар?( Муенса тартып чыгара, җырлый.) Өзелде лә муенсам, чәчелдемәрҗәннәре, сибелде сәйләннәре…

3нче кыз. Кая әле,кая.(Сандыктан чулпы ала, җырлый, биеп ала)

Чулпылар чыңлый сыман,

Чыңламый, җырлый сыман,

Тәңкә-чулпылы кызларның

Йөзләре нурлы сыман

4нче кыз (сандыктан милликүлмәк алып). Ай-яй, бигрәк серле сандык булды бу.

1 егет. Әйе, серле сандык,чөнки анда халкыбызның күңел байлыгы, осталыгы, пакъ җаны турында сөйләүчегаҗәеп нәфис, матур әйберләр бар (сандыктан кәгазь ала). Ә монысы нәрсә? И-и-и,карагыз әле, мин нәрсә таптым.

2 нче егет. Кая, кая? Нәрсәбу? (Төргәкне ачалар).

3 нче кыз. Бу бит шәҗәрә.Ата-бабаларыбыз безгә мирас итеп калдырган шәҗәрә.

2 нче егет. Шәҗәрә ул-берагач, нәсел агачы дигән сүз. Нәсел агачы нәсел-ыруның кемнән башланып, ничектармакланып китүен күрсәткән схема. Нәселнең башында төп баба тора. Нәсел — бербабайдан килә торган кешеләр буыны. (Ишек шакыйлар).

Хуҗабикә.Кем бар анда, безгәбашка кунаклар килергә тиеш түгел иде ләбаса(чыга).

(Кунаклар керә).

Әби. Исәнмесез балалар! Ниэшләп утыра идегез әле?

Хуҗабикә. Картый,без мондашәҗәрә таптык, әле шуны карый идек.

Әби. Бик яхшы. Без дә менә“Шәҗәрә” бәйрәменнән кайтып киләбез.Үзем белән кунаклар да алып килдем. Танышбулыгыз: Илшат Гавис улы-тарих укытучысы, Рөстәм Мәгърүф улы-туган як музеедиректоры, ә монысы Фидан абыегыз Садыйк улы узенең шәҗәрәсен бик борынгыданбелүче.

Балалар. Рәхим итеп утырыгаз.

(Кунаклар да, балалар да утыра.)

Әби. Балалар, тыңлагыз! Илшатабыегыз сезгә башкорт ырулары, тамгалары турында сөйләргә тели!

Балалар. Сөйләсен, сөйләсен!

(Илшат Гавис улы чыгышы.)

Әби. Ярар балалар, башкортырулары белән таныштыгыз. Хәзер Илеш шәҗәрәләре турында Рөстәм абыегыз сөйләр.

(Рөстәм Мәгърүф улы сөйли. Аннан соң бер укучы җыр җырлый“Илеш иле”.)

Әби.Ә Фидан абыегыз сезгәЯркәй шәҗәрәсе турында сөйләргә тели. Рәхим итегез!

(Фидан Садыйк улы чыгышыннан соң бер укучы шигырь сөйли“Ялан Яркәй”.)

Хуҗабикә. Картый, безнең дәшәҗәрәбез бар бит. Син сөйләп китмәссең микән?

(Әби сөйли. Ул сөйләгәннән соң мөнәҗәт тыңлана.)

1нче кыз. Вакытчаба…Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннар чылбыры өзелмәсен өчен,үзеңнең нәсел агачыңны белергә кирәк икән.

2 нче кыз. Әгәр дә безборынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.

Егет. Хәтерләүдән курыкмасин!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен.

Кыз.Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Егет: Исеңдә тот, аларның син

Сугышларда кан туккәнен.

Туган җирнең иреге өчен,

Зинданнарда интеккәнен.

Кыз: Һәр карыш җир сугарылган

Шаһит җаннар каннарында.

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында.

Егет: Һәр нигезнең, һәравылның,

Һәр каланың үткәне бар.

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар.

Кыз: Горур сүз әйт, сорасалар

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Барысы бергә: Хәтерләүдәнкурыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

(Пәрдә төшә)

 


Поделиться статьей
Автор статьи
Анастасия
Анастасия
Задать вопрос
Эксперт
Представленная информация была полезной?
ДА
60.97%
НЕТ
39.03%
Проголосовало: 1532

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram

ЯТТС-Рекомендации по написанию отчета по учебной и производственной практики-Гостинечное дело

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 60.97% НЕТ 39.03% Проголосовало: 1532


Поделиться статьей

ЮУрГУ-вопросы

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 60.97% НЕТ 39.03% Проголосовало: 1532


Поделиться статьей

ЮУГУ-Отчет_ПП-Машины непрерывного транспорта

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 60.97% НЕТ 39.03% Проголосовало: 1532


Поделиться статьей

ЮУГУ- Курсовой проект по электронике

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 60.97% НЕТ 39.03% Проголосовало: 1532


Поделиться статьей

ЮУГУ-ВКР-Обеспечение требований охраны труда на рабочем месте слесаря-ремонтника 5 разряда

Поделиться статьей

Поделиться статьейПоделиться статьей Автор статьи Анастасия Задать вопрос Эксперт Представленная информация была полезной? ДА 60.97% НЕТ 39.03% Проголосовало: 1532


Поделиться статьей

или напишите нам прямо сейчас:

Написать в WhatsApp Написать в Telegram
Заявка
на расчет