Тапкыр аю
Аю баласыберкөнне: “Әни, мин дусларымны кунакка чакырыйм әле”, — дигән. Әнисе ризабулган, әмма: “Мин сезгә табын әзерләп китәрмен, тик үзегезне бик әдәпле, яхшытотыгыз”, — дип кисткән әнисе.
Аю баласыбик шатланган, тик “үзегезне әдәпле тотыгыз” дигән сузләр аның күңеленәтынгылык бирмәгән. Чөнки аю баласы дусларының уңай яклары белән бергәкимчелекләрен дә бик яхшы белгән шул. Шуңа күрә ул, андый – мондый хәлбулмасын дип, дусларын алдан ук кисәтеп куярга уйлаган.
Куянбаласын мәҗлескә чакыргач: “Кишер өстәлдә дә күп булачак. Син, дускай,зинһар, бакчага кермә инде”, — дип тә өстәгән. Тиен баласына: “Сиңа, дускай,өстәлдә чикләвек күп булачак, әмма аларның кабыкларын идәнгә ташламассың инде”,- дигән. Буре дустына: “Мәҗлестә сый һәркемгә дә житәрлек булачак, син, дустымбашкаларның кисәген ашамассың инде”, — дип әйткән. Керпегә ул: “Табын тыгызбулыр, дусларны күп чакырдым, син, дускай, уңга – сулга боргаланмыйча гынаутырырсың инде, юкса күршеләреңнең ачуланулары бар”, — дигән. Төлке баласынаисә мәҗлес вакытын кичектереп әйткән. Чөнки ул, ничек чакырылуга карамастан,мәҗлесләргә һәрчак берничә сәгать алдан килгән, иң башта пешерү бүлмәсенәкереп, андагы тәм – томнарны авыз итеп йөргән икән.
Менәбилгеләнгән вакытка нәни кунаклар мәҗелескә җыелганнар. Бары тик төлке баласыгына соңга калып килгән. Табынга утырышканнар. Әмма…..Йә, Алла, нинди мәҗелесбулган бу: куян баласы аю баласына карарга да кыймыйча күзләрен гел аска яшерепутырган. Чөнки ул килешли бакчага кермичә түзә алмаган икән, андагы кишерләраңа иң тәмлесе булып тоелган. Ә тиен баласы, чикләвек кабыгын идәнгә төшкәнсаен, аны өстәл астына чумып эзләгән. Бүре баласы үзе дә сизмәстән,усал карашынәле бер, әле икенче мәҗелестәше алдындагы сыйга юнәлткән. Керпе баласы,кунакларгакомачауламыйммы икән дип, әле уңдагы, әле сулдагы күршесенә күз салып, үзе дәсизмәстән, гел хәрәкәтләнеп утырган. Төлке баласы соңга калып килүенә ачуычыгып, үзе янында утырган кунакларга бәйләнеп утырган ди.
Кунакларкиткәч, аю баласы өй эчен тәртипкә китергән, ә әнисе кайткач түкми – чәчмибарсын да әнисенә сөйләгән.
-Ии…улым бәхәссез, синең дусларың кунак булу, табында утыру кагыйдәләрен бик үксаклап тормаганнар. Әмма бит син, улым, аларны үзең дә моңа этәргәнсең, урынсызкиңәшләрең белән башта ук башларын бутагансың бит улым дигән әнисе.
Шуннан соңаю баласы бик җитди уйланган һәм болардан үзенә тиешле сабак алган, ди.